Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы вәкиллеге Кырым вазгыятен тикшерә


Европа шурасы вәкиллеге Кырым инженер-педагогия университетында да булган
Европа шурасы вәкиллеге Кырым инженер-педагогия университетында да булган

Европа шурасы генераль секретаре Турбьерн Ягландның Кырымга җибәргән вәкиллеге ярымутраудагы вазгыятьне күзәтүен дәвам итә. Әлеге вәкиллек кеше хокуклары өлкәсенә караган барлык мәсьәләләрне тикшерәчәк. Вәкиллекнең Кырымтатар Мәҗлесе әгъзалары белән дә очрашуы көтелә.

Миссия кеше хокуклары өлкәсенә караган барлык мәсьәләләрне, аерым алганда фикер җиткерү мөмкинлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары иреклеге, җыеннар иреклеге, азчылык халыклар хокуклары, коррупциягә каршы көрәш һәм төрмәләрдәге шартларны карый.

Бу вәкиллекнең Кырымдагы эшчәнлеге, аларның кем белән очрашканы йә очрашачаклары хакында ачык мәгълүмат юк. Мәсәлән, Азатлыкның аларның нинди мәктәпләрдә булганнары хакында соравына Кырым мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгында, безгә хәбәр ителмәде, дигән җавап булды.

Ләкин билгеле булганча, вәкиллек кырымтатарлар йортлар салып укмашып яшәгән Акмәчеттәге Каменка, Дубки бистәләрендә урнашкан 42нче һәм 29нчы мәктәпләргә барган. Бу мәктәпләрдә кырымтатар балалары шактый күп укый. Вәкиллекне каршылау өчен шактый әзерлек күргәннәр. Алар киләчәк көнне кырымтатар балаларына мәктәпкә кырымтатар милли киемнәрен киеп килергә, кырымтатарча шигырьләр өйрәнергә кушканнар. Шулай ук кайбер укучылар украин киемендә булганнар. “Балалардан менә шундый "күргәзмә" ясадылар”, диде Каменкада яшәүчеләрнең берсе.

27 гыйнварда вәкиллек әгъзалары 60 проценты кырымтатар студентлары укыган Кырым инженер-педагогия университетында булганнар. Монда аларга университет кафедраларын күрсәткәннәр, утырышлар залында ректор Февзи Якубов җитәкчелендә галимнәр белән очрашканнар.

Ә инде мәгълүмат чараларының, гомумән, Кырымда калган кырымтатар мәгълүмат чаралары вазгыяте вәкиллекне кызыксындырамы-юкмы, билгесез. Һәрхәлдә алар белән очрашканнары хакында кырымтатар журналистларында хәбәрләр юк. Бер басманың мөхәррире алар белән очрашырга теләвен телефоннан бер Мәҗлес әгъзасына сөйләгән соң, аңа ярты сәгатьтән өстәге мәгълүмат чарасының хезмәткәре килеп кисәткән. “Синең алар белән очрашырга теләгең хакында бездә төгәл мәгълүмат бар, бу гамәлеңнән ваз кичмәсәң, үзең беләсең...” дигәннәр аңа. Күрәсең, Кырымда телефоннар тиешле хезмәтләр тарафыннан нык тыңланып бара. Алай булмаса, ничек инде телефоннан сөйләнгән әйбер ярты сәгатьтән читтәге кешеләргә билгеле була ала?

Европа шурасы җибәргән вәкиллекнең кырымтатарлар белән бәйле очрашуларын вице-премьер Руслан Бальбек карамагында булуы билгеле. Бу очрашуларны ул оештырган булса кирәк.

30 гыйнварда вәкиллек Кырымның милләтара мөнәсәбәтләр һәм сөргенлеккә дучар булган гражданнарның эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Заур Смирнов белән очрашырга планлаштыра. Монда инде Госкомнац каршында махсус төзелгән “Медиаүзәккә” 2016 елның башында юридик статуслары бетерелеп мәҗбүри кертелгән бердәнбер “Йолдыз” (үз статусы белән 40 ел нәшер ителеп килде) кырымтатар әдәби журналы, “Яңа дөнья” газетасын да (үз статусы белән 100 ел нәшер ителеп килде) чыгарабыз дип күрсәтмәкче булалар, гәрчә бу ике басманың коллективлары аларның статуслары юкка чыгарылуына, аларның каядыр кушуларына каршы булып хатлар язып хакимиятләргә мөрәҗәгать итеп торсалар да.

"Вәкиллек 30 гыйнварда Мәҗлеснең Кырымдагы сигез әгъзасы белән очрашачак", дип белдерде Мәҗлес рәисенең урынбасары, Бакчасарай районының Украина заманындагы юлбашчысы Ильми Умеров. "Мин сәяси сәбәпләрдән төрмәдә утырган Әхтәм Чийгөз һәм башка милләттәшләребезнең мәсьәләсен сөйләячәкмен. Минем бер таләбем бар: “Русия Кырымнан китсен, без алар белән эш итмәячәкбез”, диде ул Азатлык радиосына.

Кырымга килгән вәкиллекне Швейцария дипломаты Жерар Штудман җитәкли, аңа шура секретариатыннан өч вәкил ярдәм итә. Кырымда туплаган мәгълүматлар буенча Европа шурасы вәкиллеге нәтиҗә чыгарып февраль азагы, март башында Европа шурасы генераль секретаренә тәкъдимнәрне җиткерәчәк. Кайбер фаразларга күрә, Кырымдагы хәлләр буенча бу нәтиҗә Русиягә куелган санкцияләрне алу-алмау кебек мәсьәләгә дә тәэсир итә ала. Кырым хакимиятенең Кырымда бөтен нәрсә яхшы булганын күрсәтү өчен барлык тырышлыгы да шуның белән бәйледер. Мәскәү алардан моны таләп итәдер. Тик менә кырымтатарларның вазгыяте Кырымда бөтен нәрсә “яхшы” дигән бу күргәзмәне бозып тора сыман.

XS
SM
MD
LG