Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днепропетровскида ислам үзәге ачылды


Ислам үзәген ачу тантанасы
Ислам үзәген ачу тантанасы

Днепропетровскидагы ислам үзәге үз эченә мәчет, китапханә, якшәмбе мәктәбен ала.

Бүген Украинаның Днепропетровски шәһәрендә ислам үзәге ачылды. Аның ачылышында шәһәр мэры Борис Филатов, Ураинаның «Өммәт» мөселманнар диния идарәсе мөфтие Сәгыйть Исмәгыйлов катнашты.

"Ниһаять гаделлек урнашты. Мөселманнар дистәләрчә ел бергә җыелып намаз укудан мәхрүм иде. Хакимият мәчеттән йә НКВД мәдәният йорты, йә кәгазь цехы, йә инвалидлар оешмасы, йә спорт мәктәбе ясады", диде Филатов үз Facebook битендә.

Днепропетровскида бу беренче ислам үзәге. Анда дини гыйбадәтләрдән тыш, белем алырга да мөмкин. Ислам үзәгендә мәчет, конференция залы, китапханә, хатын-кызлар бүлеге, укыту бүлмәләре, ял итү урыны, якшәмбе мәктәбе бар.

XS
SM
MD
LG