Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы омбудсменнан милли мәсьәләдә яклау сораучы булмаган


Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилдән милли мәсьәләдә яклау сораучы булмаган
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:48 0:00

2015 елда Татарстанда кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә күбесенчә торак-коммуналь хуҗалык, эш урыннарындагы канун бозулар, мәхкәмә карарларының гаделсезлеге һәм төрмәләрдәге хәлләргә зарланып, яклау сорап килгәннәр. Татар телен куллану, милли хокуклар кысылуга бер генә кеше дә шикаять итмәгән.

Дәүләт оешмаларының еллык утырышлар гадәтен дәвам иттеп, 29 гыйнварда Татарстанның Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил каршындагы белгечләр шурасы җыены үтте. Әлеге шурага Конституция мәхкәмәсе рәисе, мигрантларга хокукый ярдәм күрсәтүче оешма җитәкчесе, Татарстан юстиция министры, сәләматлек саклау министрылыгы каршындагы җәмәгать шурасы башлыгы һәм башка рәсми кешеләр дә керә.

Татарстандагы кеше хокуклары торышы турындагы рәсми хисап февраль аенда Татарстан Дәүләт шурасы утырышында расланырга тиеш. Кичәге утырышта кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская хисапның өлгесе белән генә таныштырды.

Аның әйтүенә караганда, барлыгы 3 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Бу сан үткән ел белән чагыштырганда әллә ни артмаган. Татарстандагы омбудсменга эш урынына да килеп шикаять итәләр, хатлар да язалар һәм "Халык контроле" дигән мәгълүмати систем аша да моң-зарларын юллыйлар.

"Эш хакын түләмәү очраклары арта..."

Сабурская икътисади төшенкелек аркасында эш хакын тоткарлау очракларының артуын хәбәр итте. Бәхетсез хезмәткәрләр мәхкәмә карары чыгарганнан соң гына акчаларын дәүләт оешмалары ярдәменә таянып таләп итә алган. Мәхкәмә приставлары биргән саннарга караганда, 2015 елда эш хакын түләргә мәҗбүр итән карарлар 21 миллион артык сумга чыгарылган. 2014 елда бу сан 7 миллион сум чамасы гына булган.

Шулай ук, хезмәткәрләренә бурычлы булган, бала үстерүчегә тиешле түләүләрне бирмәүче эшмәкәрләр адресларын алыштырып, мәхкәмә приставларыннан качып йөриләр икән. Хәтта хезмәт биржасы игъланнары белән килүчеләр дә алдан бирелгән вәгъдәләрнең үтәлмәвенә зарлана.

Шулай ук Сабурская, прокуратура белән бергә, Алабугада дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган оешмаларның үзара килешеп бер яклы гына торак-коммуналь түләүләрне хезмәткәрләрнең эш хакларыннан алып баруын ачыклаган. Алабугадагы исәп-хисап үзәгенә шәһәрдәге 41 еошмадан шул рәвешле акчалар килеп торган икән. "Түләмәгән кешеләргә каршы мондый юл белән көрәшү дөрес түгел", диде Сабурская үзенең чыгышында.

Медицина хезмәтләрен күрсәтү өлкәсендә шикаятьләр кимесә дә, бу тармакта хәлләр яхшырган дип әйтеп булмый, диде Сабурская. Дәлил итеп ул түләүсез чаралар була торып, түләүле хезмәтләр тагылуга зарланган авырлы хатынның мисалын китерде.

"Републикада эшләнгән эшкә карамастан, инвалидларның эш урыннарына җайлашуда авырлыклар бар, яшәү өчен документларны ясата алмаган мигрантларның күп айлар буе вакытлыча тоткарлау урыннарында тотылу гамәле дә дәвам итә", дип сөйләде Сабурская.

"Тоткыннарның бәяләмәләре тиешенчә әзерләнми..."

Сабурская әйтүенә караганда, иректән мәхрүм итү урыннарында 2015 елда вазгыять тыныч булган. Шул ук вакытта ул төрмәләрдә наркотикка бәйлелектән һәм эчкечелектән интеккән тоткыннарга социаль-психологик ярдәмне активлаштырырга чакырды.

Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил кайбер төрмә җитәкләренең тоткыннарга бәяләмәне тиешенчә әзерләмәвен дә ачыклаган. Бу бәяләмә төрмәдә утыручыга вакытыннан алда иреккә чыгуны сораганда кирәк була.

Шул исәптән Кеше хокуклары өчен җаваплы вәкил Сәрия Сабурская Белгечләр шурасы исеменнән Татарстандагы җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә тоткыннар турында бирелгән мәгълүматларның тулылыгын һәм объективлыгын тикшерергә тәкъдим итте.

Татар телендә белем алу, ике дәүләт телендә мәгълүмат алу хокукының үтәлү-үтәлмәве, милли хисләрне рәнҗетү очраклары булу-булмау хакында Сабурская хисабында бер сүз дә булмады. "Миңа милли мәсьәлә белән бер шикаять итә килмәде", диде ул.

Конституция мәхкәмәсе рәисе татарча чыгыш ясады

Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхать Хөснетдинов чыгыш ясый
Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхать Хөснетдинов чыгыш ясый

Белгечләр шурасы әгъзасы, Конституция мәхкәмәсе рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, үз чиратында, мәгълүматны татар телендә алырга теләүчеләрнең хокукларын хөрмәт итеп күрәсең, үзе җитәкләгән оешманың башкарган эшләре хакындагы хисабын татарча ясады.

Җылыеш ахырында кеше хокуклары вәкиле һәм Конституция мәхкәмәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Аның нигезендә ике тармак вәкилләре берләштерелгән кабул итү көннәрен дә оештыра ала.

Утырышның рәсми өлеше Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары Алексей Песошин чыгышы белән тәмамланды. Ул үз чиратында, 2015 елда 22 меңнән артык, ягъни 30% күбрәк хезмәт мигрантының исәпкә куелуын хәбәр итеп, аларның хәленә игътибар юнәлтте. Аерым алганда, Песошин сугыш барган урыннардан качып килгән Украина качакларына киләчәктә дә ярдәм күрсәтүне вәгъдә итте. Татарстанның хөкүмәт рәисе урынбасары киләсе айда Украина качакларын вакытлыча тоткарлау урыннарыннан чыгарылуын әйтеп, аларның киләчәк язмышын билгеләүдә кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилне дә катнашырга чакырды.

XS
SM
MD
LG