Accessibility links

Русиянең Су-34 очкычы Төркия һава чикләрен бозган


Русиянең Су-34 очкычы
Русиянең Су-34 очкычы

Төркия тышкы эшләр министрлыгы Русиянең Су-34 хәрби очкычының Төркия һава киңлекләрен бозып керүенә ризасызлык белдерде.
Министрлык белдерүенчә, Төркиянең берничә мәртәбә кисәтүенә карамастан, Русия һөҗүм очкычы аның һава чикләрен бозган. Бу хәлнең кайсы урында булуы әйтелми.

Анкара Русияне ике ил арасындагы киеренкелекне тагын да арттыруда гаепли һәм, булырга мөмкин яман нәтиҗәләр өчен Мәскәүнең гаепле булачагы турында кисәтә.

Шул ук көнне Русиянең Анкарадагы илчесенә ризасызлык белдерелгән.

Төркия президенты Рәҗәп Таййип Эрдоган бу хәлдән соң Русия президенты Владимир чикләрен бозмау өчен "барлык кирәкле чараларны күрергә" чакырды.

Узган елның 24 ноябрендә Русиянең Су-24 очкычы кисәтүләргә карамастан Төркия һава чикләрен бозып кергәч Төркия аны бәреп төшерде. Бу хәлдән соң ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кискен киеренкеләште. Русия Төркиягә каршы чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG