Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:15

Казан мәктәпләрендә "Сделано в ТАССР" дигән ачык дәресләр үтә


Үткән атнада кадрлар резервы проектында катнашучы Анна Савина Казанның 52нче гимназия укучыларына “ТАССРның 95 еллыгы”на багышланган ачык дәрес күрсәтте.

Татарстанның кадрлар резервы проекты ел саен республика киләчеген булдыра, аның барлык өлкәләре өчен файда китерүчеләрне сайларга тырыша дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ни гаҗәп, әлеге дәүләт проектында катнашучылар татар телен тиешле дәрәҗәдә белмиләр. Дәрес алып баручы Анна да татар телен аңлый, әмма тулысынча сөйләшеп, дәрес үткәргәне булмаган. Гәрчә кыз киләчәктә үзен Татарстанның мәгариф өлкәсендә төпләнүен күрә.

“Мин һичшиксез татар телен өйрәнү ягында. Чөнки ул безнең икенче дәүләт телебез. Ләкин татар телен өйрәнгән вакытта аның гамәли ягына игътибар итәргә кирәк. Әдәби телне өйрәнү авыр, аны барсы да аңлап бетерми. Рус телле кешеләр иң элек көнкүрештә кулланыла торган татар телен өйрәнергә тиешләр. Шуннан соң гына татар телендә сөйләшүчеләр артачак. Бу реформаны мин киләчәктә мәгариф системаына тәкъдим итәр идем”, дип белдерде Анна Савина.

Дәрес уен рәвешенә корылган иде. Балалар дүрт такымга бүленеп республика тарихы, аның көнкүреше, шәхесләрен чагылдырган темаларда көч сынаштылар. Анна сүзләренчә, дәреснең төп максаты - “Шәймиевчелар”, “Татарстаннар”, “Идел”, “Ак Барс” такымнарына бүленгән балаларда патритоизм хисен булдыру иде.

Дәрестә такымнарның жюри әгъзасы булып утырган, Татарстанның Мөслим районының яшь депутаты Ринат Исламов шулай ук, кадрлар резервында яшьләрнең ике телне дә камил белмәве белән килеште. Шул ук вакытта ул татар теле тиешле дәрәҗәдә кулланыла, мәктәпләрдә татар теле дәресләре укытыла дип ышандырырга тырышты.

“Безнең Мөслим җирлегендә дәресләр татар телендә үткәрелә. Әти-әниләрдә, бала шәһәргә укырга китсә, рус телен белмәячәк, аңа авыр булачак дигән фикер туа. Әлеге уй укытучыларда да барлыкка килә башлады”, ди Ринат. Аның фикеренчә, ата-аналар балаларын үзләре русча укырга, русча уйларга, русча сөйләшергә этәрә икән. Яшь депутат мисал итеп Бердәм дәүләт имтиханын да телгә алды.

“Һәрбер чыгарылыш укучысының максаты – югары белем йортына укырга керү. Аның өчен рус телендә Бердәм дәүләт имтиханын бирергә кирәк, ә татарча гына укыган балага бу очракта бик кыен булачак”, ди ул.

Балалар күңеленә исә мондый ачык дәрес хуш килде. Аның рус телендә үтүе бернинди кыенлыклар да тудырмаган. Киресенчә, “безгә татар телендә авыррак булыр иде, гомумән, мондый дәресләр татар телендә үтми, татарча аңлап та бетермибез”, дип белдерде Эмил белән Регина исемле татар балалары.

XS
SM
MD
LG