Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:47

Төркия хәрби һава көчләре "сугышка тулысынча әзерлек хәле"нә китерелде


Төркия хәрби һава көчләре "сугышка тулы әзерлек" хәленә китерелде. Очучылар ут ачу турында җитәкчелек белән киңәшләшмичә үзләре генә карар итә диелә.

Кичә төркия Русиянең Сүриядәге сугышта катнашучы Су-34 хәрби һөҗүм очкычын, кат-кат кисәтүләргә карамастан, 29 гыйнварда Төркия һава чикләрен бозып керүдә гаепләгән иде.

Анкараның бу белдерүен бүген АКШ саклану министрлыгы да раслады һәм Мәскәүне Төркиянең һава чикләрен бозмаска чакырды.
Мәскәү бу гаепләүне кире кага.

XS
SM
MD
LG