Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:50

6-7 февраль көннәрендә Казанда чираттагы "Акыл фабрикасы" узачак. Бу юлы ул бала үсеше һәм тәрбиягә багышлана. Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра.

Беренче "Акыл фабрикасы" Казанда декабрь башында узган иде. Дүрт көн дәвам иткән ул чара кысаларында "Тарих һәм туризм" өлкәсендә төрле лекцияләр, презентацияләр, мастер-класслар оештырылды.

Бу юлы чара тулысы белән бала үсеше һәм тәрбия темасына багышлана. Ике көн дәвамында "Казан" милли мәдәният үзәгендә баланы татар телендә бишектән үстерү, рухи тәрбия, дини белем бирү, хомскулинг ("өй мәктәбе") кебек темаларга сөйләшәчәкләр. Катнашучылар арасында "Бала-Сити" һәм "Сабыйлар" үзәкләре, "Үчтеки" һәм "Акыллым" проектлары да бар.

Чарада дини тәрбиягә зур урын бирелгән. "Гаиләдә рухи тәрбия тәҗрибәсе" темасына Җәлил хәзрәт Фазлыев чыгыш ясар дип көтелә.

Канада тәҗрибәсе турында балаларны татар телендә тәрбияләү програмы авторы Алимә Сәләхетдинова сөйләячәк. "Ак калфак" оешмасы рәисе Кадрия Идрисова "Тәрбия баскычлары" проекты белән таныштырачак. Чара дәвамында форсайт сессия каралган, лагерьлар турында бәхәс һәм башка күп кенә кызыклы чыгышлар булачак.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин Азатлыкка бу чара актив әти-әниләр, тәрбиячеләр, методистлар, якшәмбе мәктәпләре һәм балалар үзәкләре өчен оештырыла дип хәбәр итте.

Тәбриз Яруллин

Тәбриз Яруллин

"Чараның максаты - бала үсеше һәм тәрбия өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашу, бүгенге көндәге тенденцияләрне билгеләү, киләчәккә йөз тоту. Катнашучылар тыңлап кына утырмый, үзләре дә актив катнаша, фикерләрен белдерә, яңа чаралар, проектлар, максатлар билгели.

Чарада катнашу өчен йөздән артык кеше гариза бирде. Катнашучылар географиясе киң: Казан һәм Татарстан районнарыннан тыш Омски, Мәскәү, Йошкар-ола, Сембердән дә язылганнар. Яшь ягыннан да аудитория төрле: 21 яшьтән 41 яшькә кадәр", дип сөйләде Тәбриз Яруллин.

"Акыл фабрикасы" мәктәбен "Сабыйлар" үзәге PR-менеджеры Ләйлә Нурмөхәммәтова һәм "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Эльза Нәбиуллина алып барачаклар. Эльза Нәбиуллина чара турында Азатлыкка түбәндәгеләрне сөйләде:

"Бала үсеше һәм тәрбия темасына багышланган "Акыл фабрикасы" максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү, аларга белем бирүгә юнәлтелгән инде әзер идеяләр, теоретик материаллар белән танышып, тәҗрибә уртаклашу аша яңа проектлар тудыруга нигез булдыру.

Эльза Нәбиуллина

Эльза Нәбиуллина

Әлбәттә биредә актуаль проблемалар, бала тәрбияләү эшендә җитешсез яклар да телгә алыначак. Катнашучылар арасында әлеге тема белән чын-чынлап кызыксынган ата-аналар, тәрбиячеләр, проектлар җитәкчеләре катнашыр дип көтелә. Уртак идея, бәлки проектларны чынга ашыруда берләшәчәк төркемнәр барлыкка килер. Инде әлеге Акыл фабрикасына әзерлек барышында, бала тәрбияләү темасының нык киң булуы үзен бик каты белдерде. Билгеле 2 көндә генә аны тулысынча колачлап булмый, шуңа күрә без әлегә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән чикләнергә булдык.

Киләчәктә бу темага башка яктан килеп, яңадан әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм. Чөнки катнашырга теләк белдерүчеләр, идеяләр әзерлек барышында ук инде көннән-көн арта. Бу чараның актуаль, халыкка кирәк булуын күрсәтеп тора", диде Азатлыкка Эльза Нәбиуллина.

"Акыл фабрикасы" програмы

"Акыл фабрикасы" програмы

Чара яңалыклары белән аның Facebook һәм Вконтакте сәхифәләрендә танышып була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG