Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:55

Мәскәү һәм Әнкара ике илдә йөк машиналары хәрәкәте турында килешә алмады. 1 февральдән тауарлар машина белән китерелә алмый.

Русия һәм Төркия хакимиятләре транспорт килешүен 2016 елга озайту турында килешә алмады. Халыкара йөк ташучылар берләшмәсе хәбәр итүенчә, 1 февральдән Төркиягә Русия йөк машиналарына, шул санда транзит белән үтүчеләргә дә керү тыелган.

“Төркия 2016 елга үз юлларына керү рөхсәтен бирмәде. Русия транспорт министрлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә тырыша. Рөхсәт сорап Төркиягә тагын бер мөрәҗәгать җибәрелгән”, диелгән берләшмә белдерүендә.

Декабрь башында Русия министры Максим Соколов Төркиядән Русиягә машина белән тауар китерү дүрт мәртәбә кимиячәк, дип белдергән иде. Әмма Русия Төркия аркылы башка илләрдән тауар китертергә теләде.

1 февраль Русия белән Польша арасында да йөк машиналары хәрәкәте туктатылды. Төркия кебек Польша белән дә рөхсәт алынмаган.

XS
SM
MD
LG