Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранның 2012 елда туңдырылган 100 миллиард долларлык хисаплары ачылды


Иранга карата халыкара санкцияләр бетерелгәннән соң чит илләрдәге миллиардлаган доллар акчаны куллану мөмкинлеге ачылды.

Дүшәмбе көнне Иран 2012 елдан бирле туңдырылган хисапларының “ачылганын” хәбәр итте. Иранның 100 миллиард доллардан артык акчасы Кытай, Япония, Һиндстан, Көньяк Корея һәм Төркия банкларында саклана. Иран хакимиятләре хәбәр итүенчә, бу акчаларның зур өлеше шул хисапларда калачак. Аларны Иранга күчерү илдә инфляцияне үстерергә мөмкин. Акчалар чит илләрдән тауар һәм җиһаз алуга тотылачак.

Иранның тугыз банкы яңадан SWIFT халыкара системга кушыла алды. Санкцияләр аркасында алар дөньядан өзелгән иде.

Иранның атом програмын туктату вәгъдәсен үтәве сәбәпле 17 гыйнвар чикләүләр бетерелде. Икътисади һәм финанс санкцияләр Иранның атом коралы ясавы ихтимал дигән борчылулар нигезендә кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG