Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда түләүсез татар теле курсларына кеше аз килде


2015 елгы курсны тәмамлаучылар
2015 елгы курсны тәмамлаучылар

Казанда 1 февраль ачылган “Без татарлар” исемле татар теле, тарихы һәм ислам нигезләре курсына язылырга теләүчеләр аз булган.

Казанда бүген “Без татарлар” исемле курсның беренче очрашуына кеше аз килде, дип хәбәр итте Азатлыкка оештыручыларның берсе Ренат Музаффәров. Элекке елларда бу дәресләргә йөзләгән кеше килә иде. Оештыручылар быел реклама җитмәгән булырга мөмкин, дип саный.

Татар телен, тарихын һәм ислам нигезләренә багышланган дәресләрне Русия ислам университеты Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә оештыра. Курска килүчеләргә татар теле, Коръән уку дәресләре, ислам һәм татар халкы тарихы дәресләре бирелә. Өч ай дәвам иткән курс ахырында сертификатлар тапшырыла. Түләүсез дәресләр атнасына бер тапкыр кичке сәгатьләрдә үтәчәк. Элекке елларда өчәр айлык татар теле дәресләре КФУда да оештырыла иде.

Бүген шулай ук Пермь шәһәрендә дә татар теле дәресләре башланып китте. Дәресләрне “Чәк-чәк” татар яшьләре оешмасы рәисе Рөстәм Галимов алып бара. Курслар төрле яшьтәге кешеләргә каралган. Дәресләр атнага бер, Пермь өлкәсенең мөфтият бинасында узачак.

XS
SM
MD
LG