Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Адмирал" кайтавазы: ачлык тотучы Ульданов гаепсезлеген исбатлау өчен көрәшә


Фирдинат Ульданов
Фирдинат Ульданов

"Адмирал" сәүдә үзәгендә янгында гаепләнүчеләрнең берсе – Казанда СИЗОда утыручы Фирдинат Ульданов үзенең гаепле түгеллеген исбатлауга мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, инде 40 көнгә якын ачлык тота. Хәзер ул хастаханәдә.

Казандагы “Адмирал” үзәгендәге янгынга тиздән бер ел була. Тикшерү эше инде тәмамланган. Үзләренең гаепләрен танучыларның бер өлеше өй сагына җибәрелгән, икенчеләре сак астында кала.

СИЗОДа калучылар арасында Мари Иле республикасыннан 50 яшьлек Фирдинат Ульданов та бар. Ул үзенең гаепсезлеген исбат итәргә мөмкинлек бирелмәү сәбәпле, инде 40 көнгә якын ачлык тота.

Ульдановның элекке адвокаты (берничә көн элек ул бу эштән киткән) Азатлыкка элегрәк әйтүенчә, Ульдановка адвокаттан башка гына тикшерү кәгазьләре белән танышырга һәм кул куярга мәҗбүр иткәннәр.

“Мине дә имзаларга күндермәкчеләр. Тарткалаш бара. Тикшерүче һәр яктан басым ясый. Ульданов белән бергәләп утырт, тикшерү нәтиҗәләре белән икәү танышыйк дидем. Юк.

Без бит ул гаепле яки гаепле түгел димибез. Без тикшерүчедән ул көнне “Адмирал”да түбәдә эшләгән эшчеләр белән очраштыруын гына (очная ставка) сорыйбыз. Алар янгын вакытында аның түбәдә булмавын әйтерләр иде. Тикшерүче бу очрашуны уздырудан баш тарта. Имеш инде бөтен дәлилләре җыелган дип белдерә. Әлбәттә Җинаять кодексында тикшерүче эш барышын үзе билгели ала, дигән. Шуңа ул моңа хокуклы”, ди Ульдановның элекке адвокаты Марсель Хәмидуллин.

Айгөл Ульданова әтисенең гаепсезлеген исбатлау өчен көрәшүен сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:07:36 0:00
йөкләү

Ульдановның кызы Айгөл сүзләренчә, узган атна азагында Казанда соңгы мәхкәмә утырышы узган һәм анда бернинди үзгәреш булмаган.

“Без дә әни белән ул утырышта катнаштык. Казанда анда канун эшләми. Әти “Адмирал”да янгын көнне үзе белән эшләүчеләр белән күрештерүне таләп итә, әмма аны тыңламыйлар. Адвокат та мәхкәмәдә әйтеп карый. Аны да тыңлаучы юк.

Бу юлы аның эшен алып барган тикшерүче килмәде, бер яшь егетне җибәргәннәр. Адвокат хөкемдардан ник очный ставка үткәрелми дип сорап карый. Хөкемдар тикшерүчегә мөрәҗәгать итә. Тикшерүче "Мин бу хакта берни әйтә алмыйм" дип бер генә сорауга да төгәл җавап бирә алмады. Нәрсә көтәргә дә белмибез. Бирелгән документны укып бирәләр дә, шуның белән шул.

Әтине өй сагына чыгаруны сораган идек. Анысын да кире кактылар. Элегрәк тикшерүчегә шалтыратып сорагач, “Үзенең гаебен танымау сәбәпле, өй сагына чыгармыйбыз, диде. Әмма ул эшләмәгән гаебен таный алмый бит инде. Нишләргә дә белмибез”, ди Айгөл.

Янгыннан соң "Адмирал"
Янгыннан соң "Адмирал"

Ул узган елның 15 мартыннан соң әтисен беренче тапкыр күргән.

“Әти бик ябыккан. Тавышлары да әкрен чыга. Хөкемдарны да начар ишетә. Сорау бирелгәч адвокатка карап куя. Адвокат тагын беркат кабатлап әйтә”, ди ул.

Айгөл сүзләренчә, ул әтисенең сак астына алынуын Вконтакте челтәре аша гына белгән, чөнки ул Казанга сорау алырга дип чакырылганнан соң инде кире кайтмаган.

“Аның белән бергә киткән Наил Габделхаевның әнисе каты авырый иде. Полиция вәкилләре аңа әниеңнең хәле авыр дип килеп әйткәч, ул өлешчә гаебемне таныйм дип кәгазьне имазалаган да аны өй сагына чыгардылар. Куркудан имзалаган инде. Минем әти нык кеше, ул эшләмәгән гаебен танырга теләми. Әмма бу эшнең ничек тәмамлануын белмибез. Казанда тикшерүче аның гаебен тануын таләп итә”, ди ул.

Узган ел 11 март көнне "Адмирал"дагы янгында 17 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG