Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортлар Путинга, татарлар – Хәмитовка мөрәҗәгать күндерде


"Аркадаш" утырышы
"Аркадаш" утырышы

"Аркадаш" башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге Рөстәм Хәмитовның кадрлар сәясәтенә каршы Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. Татар иҗтимагый үзәге исә Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовтан татар милләтеннән булган сәнгать әһелләренең сәер үлем сәбәпләрен тикшертүне таләп итә.

"Аркадаш" башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге исеменнән оешманың рәисе Вәлиәхмәт Бәдретдинов Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать күндерде. Анда Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның "кадрлар инкыйлабы" нәтиҗәсендә башкорт җитәкчеләренең эштән алынуы хакында сүз бара. Аерым алганда, мөрәҗәгатьтә мондый сүзләр бар:

"2010-2012 елларда гына да дәүләт һәм муниципаль хакимияттән, ширкәтләр һәм оешмалардан 1230 җитәкче эшеннән алынган. Аларның күпчелеге Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимов заманында чыгарылган кешеләр. Хәмитов моның сәбәпләрен үзенә кадәр кадрлар сәясәтенең этник чыгыштан үткәрелүе белән аңлатты. Бу хакта Кремльдә узган бер дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганнан соң Башкортстанда “дебашкиризация” кампаниясе башланды. Чыгышы белән татар булган Хәмитов үзен башкорт милләте вәкиле дип игълан итте, идарә итү вазифаларына үзенең кавемдәшләрен чыгара башлады. Башкортларга шундый яңача идарә итүдә өченче урыннар гына бирелде.”

Вәлиәхмәт Бәдретдинов
Вәлиәхмәт Бәдретдинов

Мөрәҗәгатьтә нинди югары урыннарда башкорт милләте җитәкчеләре утырмавына да мисал китерелгән. Ул исемлектә: Дәүләт җыелышы, республика хөкүмәте, эчке эшләр министрлыгы, федераль иминлек хезмәте, югары мәхкәмә, арбитраж мәхкәмә, тикшерү бүлеге, прокуратура, җир һәм милек министрлыгы, сәнәгать һәм инновацияләр сәясәте министрлыгы, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыкларында, шулай ук финанслар, икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь министрлыкларда җитәкчеләрнең башкорт булмавы әйтелгән.

“Әгәр синең милләтең башкорт түгел икән, Башкортстан республикасында югары вазифалар биләргә мөмкинлегең минималь булып чыга. Шул ук вакытта элекке хөкүмәт җитәкчесе Раил Сарбаевны, мәгариф министры Зиннәт Аллаяровны һәм мәдәният министры Әскар Абдразаковны вазифасыннан алганнан соң аларны җинаять эше ачып эзәрлекләү дәвам итте. Алар барысы да башкорт милләтеннән”. Документта сәламәтлек саклау министрының биш урынбасарының берсе генә башкорт милләтеннән булуы, башкорт милләтеннән булган шифаханә җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорларының, мәдәният өлкәсендәге күренекле кешеләрнең эштән алынулары атала. Мисаллар китерелә.

Мөрәҗәгатьтә югары вазифаларга билгеләүдә җәнҗаллар, буталыш булуы да әйтелә. Шуның нәтиҗәсендә икътисад һәм социаль өлкәдә Татарстан республикасыннан алда барган Башкортстан артка чигенде диелә. Рөстәм Хәмитовның үзенә кадәр идарә иткән Мортаза Рәхимов белән чагыштырганда нәтиҗәсез кадрлар сәясәте алып баруы, республика Конституциясен бозып бер үк вакытта президент һәм хөкүмәт җитәкчесе вазифаларын алып баруы әйтелә.

“Аркадаш” башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге мөрәҗәгате ахырында башкорт милләтеннән булган белгечләрне урыннарыннан алу тәҗрибәсе туктатылыр, гаделлек тормышка ашар дигән теләк белдерелгән.

Татарлар сәер үлем очракларын тикшерүне таләп итә

Вәсилә Фәттахова
Вәсилә Фәттахова

​Башкортстан татар иҗтимагый үзәге Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать юллады. Зур булмаган ул документта татар милләтеннән булган күренекле шәхесләрнең үлем сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрү соралган. Андый шәхесләр исемлегендә 1996 елның 29 октябрендә мәрхүм булган Русиянең халык җырчысы Радик Гәрәев, 2004 елда Башкортстан филармониясендә фортепианога асылынып үлгән Венер Мостафин һәм тагын берничә кеше исеме атала. Мөрәҗәгать күптән түгел арабыздан киткән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың үлем сәбәпләрен дә тикшерүне, гаеплеләрне җаваплылыкка тарттыруны таләп итә.

XS
SM
MD
LG