Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:32

Урман авылы кешесенә мунчага дары яккан өчен җинаять эше ачылган


Башкортстанның Урман авылында корал саклагычлары шартлаганнан соң дары тирә-якта саксыз ята.

Иглин районы Урман авылында яшәүче 63 яшьлек пенсионерны канунсыз корал саклауда гаепләп җинаять эше ачканнар. Башкортстан эчке эшләр идарәсе хәбәр итүенчә, "пенсионер ишек алдында шартлаткычлар саклый". Тикшерү вакытында анда 720 грамм дары тапканнар. Авыл халкы сөйләвенә караганда, 2011 елның маенда корал саклагычында булган зур шартлаудан соң корал тирә-якка чәчелгән. Кемдер дарыны мунча ягар өчен җыя башлаган.

"Авыл кешесе коралны тыныч максатларда тотуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, ул аның белән мунча яккан. Имеш, артиллерия коралының куркыныч икәнен белмәгән", диелгән Эчке эшләр идарәсе хәбәрендә.

2011 елдан бирле авыл халкы шартлау тавышын ишеткән саен куркуга сабыша. Соңгы шартлау узган елның октябрендә генә булды. Анда иске хәрби кирәк-яракларны шартлаттылар. 2011 елда шартлаудан авыл янды. Зыян күргән халык әле бер ел узгач та, торак ала алмыйча федераль юлны ябуга кадәр җитте.

XS
SM
MD
LG