Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар журналистлары милли басмаларны саклап калырга чакыра


Кырымдагы "Йылдыз" журналы һәм "Янъы дюнья" басмасы юридик статуслары бетүенә ризасызлык белдерә.

Кырымтатар телендә чыгучы "Йылдыз" журналы һәм "Янъы дюнья" газетында эшләүчеләр Русия президенты, Кырым җитәкчелеге, Русия журналистлар берлеге, Русиядә Кеше хокуклары вәкиле һәм Кырымтатар Милли мәҗлесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ярты елдан артык бу ике басманы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм Кырымның депортацияләнгән ватандашлар эшләре дәүләт комитеты каршында төзелгән "Гаспралы исемендәге Медиа үзәккә" берләштерү турында сүзләр йөри. Журнал белән газета редакцияләре бер үзәккә керүгә каршы түгел, әмма анда кергәч юридик статусларының бетәчәгенә ризасызлык белдерә.

Мөрәҗәгатькә кул куючылар Татарстанның "Татмедиа" берләшмәсе тәҗрибәсен кулланырга чакыра. 85 газета һәм журнал кергән берләшмәдә һәр басманың аерым юридик статусы бар диелгән.

Кырымтатар телендә китап нәшер итү совет чорыннан да, сөргенлек урыннарында булган вазгыятьтән дә начар

"Кырымтатар телендә чыгучы бердәнбер әдәби журнал һәм соңгы калган милли басмага карата мондый чаралар күрү - кырымтатар матбугатын изү, кырымтатар халкының кыйммәтләрен аяк астына салып таптау", диелгән бу ачык хатта. Журналистлар бу хәлнең кырымтатар басмалары белән генә булганын белдерә.

Дәүләт комитетының матбугат чараларын берләштереп акча экономияләвенә алар шик белән карый. Ике басманы "багарга" 25 кешелек шура төзелгән. Ике редакция эшләүчеләре 25 кешегә тулмый. "Йылдыз" кырымтатар әдәби журналында кырымтатар язучыларының әсәрләре басыла. Узган елның ноябрендә басманың баш мөхәррире утырган бүлмәнең тәрәзәсендәге рәшәткәне вату тырышлыгы ясалган иде. Ярдәм сорап язган хатка редакцияләр хезмәткәрләре һәм танылган язучылар куй кулган.

XS
SM
MD
LG