Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар" хәйрия вакыфы авыру Наилгә булышты


"Болгар" хәйрия вакыфы авыру Наилгә булышты
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:00 0:00

"Болгар" хәйрия вакыфы 33 яшьлек авыру Наилгә булышты

Казанның филармония залында тумыштан ДЦП белән авыручы 33 яшьлек Наил Галләметдиновка ярдәм концерты узды. Наил үз аңында, авырлык белән булса да, үз аягында йөри. Башка мохтаҗлардан аермалы буларак, Наилгә “Болгар” хәйрия вакыфы үзе ярдәм белән чыккан.

Наил гаиләдә икенче бала булып туган. Тумыштан авыру сәбәпле, 7 яшенә кадәр ул урын өстендә ята. Ләкин үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында 11 яшендә инвалид арбасыннан арына алган. “Наил бүген үз аңында, үз аягында әкрен генә йөри. 11 яшьтән бирле дәвалану алабыз. Дәвалау курслары һәм тернәкләнү кыйммәткә төшә. Наилнең сул кулы күтәрелми һәм эшләми, бер аягы кыска, сөйрәтеп кенә атлый”, дип сөйләп китте Наилнең әтисе Рафаэль әфәнде. Ул Азатлык хәбәрчесенә улының ТИСБИ университетында юрист белгечлеген үзләштерүен, хокукларын яклауга мохтаҗ кешеләргә киңәш бирүен, диссертация язу эше белән мәшгульлеген әйтте. Үзенә ярдәм итүләре турында белгәч, “Миннән дә авыррак хәлдәгеләр бар бит, беренче чиратта, балаларга ярдәм итәргә кирәк”, дигән Наил.

Әтисе дәүләттән ярдәм җитеп бетмәвен дә яшермәде. “Мин гомер буе МВД өлкәсендә хезмәт иттем. Безгә андый акча җыю митинглары, пикетлар, концертлар оештыру тыела иде. Җитмәсә, үзем дә йөрәгемә биш операция кичердем. Ләкин бүген улымны тулысынча аякка бастырасы килә. Мин булмагач, нишләр дигән уйлар тынгы бирми үземә”, дип сыкранды Рафаэль әфәнде. Бүген Наилгә шөгыльләнү өчен махсус җиһаз кирәк, җыелган акчалар шуңарга китәчәк.

Галләметдиновлар бер ел буе дәүләттән әлеге җиһаз алу өчен чиратта торалар икән.

Кечкенә вакытта Наилне Бәкер шифаханәсендә дәвалаганнар. “Ул чакта юлламалар табу җиңел иде, эштән, социаль яклау идарәсеннән сорый идек, үзенең мәктәбеннән дә бирә иделәр”, ди әти кеше. Шулай ук Наилне аякка бастыру теләге белән Галләметдиновлар гаиләсе Евпатория, Анапа шифаханәләрендә булган. Бүген андый юлламалар Наилгә бирелми икән. Заманында егетнең әнисе Мәскәү хакимияте аша “Дикуль” тернәкләнү үзәгенә бушлай ике атналык юллама тапкан булган. Ике атналык булса да, файдасын күргәннәр.

1 февральдә Ул “Йөрәктән йөрәккә” дигән хәйрия концертына дистәләгән яшь, билгеле җырчылар, бию коллективлары, нәфис сүз осталары үз өлешен кертте. Араларында Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, “Болгар” хәйрия вакыфы башлыгы Фәрит Мифтахов, халык артисты Рәшит Сабиров та бар иде.

“Мондый чараларада җырларга да, оештырырга да тырышабыз. Безгә бу кирәкле һәм саваплы эш. Сүз акча җыеп бирү турында гына бармый, рухи байлык, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк һәм өстен”, дип белдерде Фәрит Мифтахов.

Рәшит Сабиров исә, хәйриячелек дигәч, Татарстаннан Сәкинә Шәймиеваны, Тереза Анакайны, шәхзадә Диананы атады. Сәкинә ханым, акча туплап, җырчы Хәнәви Шәйдуллинны Германиягә операциягә җибәргән булган.

“Мин үзем дә ел саен Дәрвишләр бистәсендәге психик авыру балалар диспансерында концерт оештырам. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәм кулын сузып яшәргә тиешбез”, ди халык артисты. Ул дәүләт ярдәм итми дигән сүзләргә каршы чыкты, фикерен Донецки, Луһанскидагы авыру балаларны МЧС очкычларына төяп Русия хастаханәләренә кайтару турындагы рәсми каналлар сөйләгән яңалыклар белән җөпләргә тырышты.

XS
SM
MD
LG