Accessibility links

Кайнар хәбәр

Начар чир йогышлы була. Инде


Һәр заманның, һәр чорның үзенә генә хас гадәтләре бар. Урлашу ысуллары да заманына карап үзгәреп тора.

Русиядә 2000 еллар башында телевидение модасы иде. Акчасы булган үзенә канал ача. Канал ук ача алмаганы үз тапшыруын булдыра. Ялгышсам, хәтере үткенрәк агай-эне төзәтер, идарәчелек тапшырулары модасын Алексей Семин башлап җибәрде. Халыкның ваучерларын кер юу порошокларына алыштырып яки киләчәктә дивидентлар булачак дип әкият сатып җыеп алды бу кеше. Кәкре каенга терәтү сәләтен югары бәяләп, аны Татарстан республикасының бөлгенлек һәм финанс савыктыру эшләре буенча комитет рәисе итеп куйдылар. Оешмаларны башта бөлгенлеккә чыгардылар, аннары гомер буе төзүче, игенче, сатучы булып эшләгән җитәкчеләрне алдынгы карашлы бу әфәнде бизнес белән шөгыльләнү һәм “финанс савыктыру” серләренә өйрәтеп йөрде. Майлы урында эшли торгач, Семин әфәнде “Форбс” журналы исемлегенә кергән миллиардерга әйләнде.

Еллар үткәч кенә Дәүләт шурасы мөнбәреннән бер сан ишетелде – “финанс савыктыру” програмына эләккән ике генә оешма чынлап та яшәп китә алган, калган меңләгәненең эшчеләре хезмәт хаксыз урамга куылган, җиһазлары сатылган, кайберәүләренең нигез ташларына кадәр сүтеп сатып бетерелгән. “Финанс савыктыру”ның ни икәнен халык ул вакытта ук аңлаган иде инде, әмма, күрәсең, югарыдагыларга вакыйгаларның шушы юнәлештә баруы кирәк булган. Заманнар узгач кына, Татарстан дәүләт шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин бер чыгышында “финанс савыктыру”ларның нәрсәгә китергәнен сөйләп бирде. Теге чакта бу хәлләр турында хәбәрдар булмагандыр инде – ул бит шул заманнарда премьер-министр иде.

Семинга бөлгенлеккә чыгуның нинди шәп күренеш икәнен дәүләт оешмасы мөнбәреннән генә сөйләп тору җитмәгән күрәсең, ул тапшыру да ачты. Анда эшләүче журналистлар телеэкраннан да Алексей агайны мактап тордылар. Кем акчасына? Билгеле, “савыктырган”нан кергән сумнарга.

Шуннан китте. Экология министрлыгының үз тапшыруы. Авыл хуҗалыгының үз тапшыруы. Үзен хөрмәт иткән һәркемнең тапшыруы булырга тиеш!

Телевидениенең чыгымлы һәм мәшәкатьле эш икәнен аңлаганнан соң, газеталар чире башланды. Дәүләт газеталарының көн-төн шул дәүләт идарәчелекләре турында сөйләп торуы җитмәгән, аерым газеталар да кирәк икән әле. Экология турында, пенсия фонды турында, социаль яклау турында халыкка махсус газеталар да язып торса, гөлләр күк буласы икән тормыш.

Тапшыруларның да, газеталарның да язмышы ни белән тәмамланганы күз алдында. Бернинди проблем күтәрә алмаган, һәр җөмләсен егерме дүрт җитәкче белән килештергән бу “мәгълүмат чаралары” үзләрен ашатучы хуҗаларын мактау белән шөгыльләнеп дан казана да, табышка эшли дә алмагач, ябылып беттеләр. Аларның исемнәрен кайчандыр шунда эшләгән кешеләр генә хәтерли: “Ай-яй шәп иде “Руфь”та, вәт рәхәт көннәр бар иде!”

Ул заманнарда әле Татарстан Күвәйт артыннан чаба иде, халыкка “үз нефтебезне сатып, Күвәйттәге кебек яшәячәкбез” дип сөйләделәр. Дөрес, кемнәрдер чынлап та Күвәйттәге кебек яши, әмма мода үзгәрде. Хәзер без тиз йөртә торган чабаталарны киеп, Сингапур артыннан чабабыз. Телетапшырулар, газеталар – үткән заман калдыгы, заманча, ничек әле – иннанаватсиун – менә әйтеп чыктым, шундый булырга кирәк. Газета – пүчтәк, менә сайт – Сингапурча.

Замана казанышларын хурлап язуым түгел. Татарстандагы егетләр-кызлар ясаган “Супермамочки”, “Адме” сайтлары бөтен Русиягә танылды. Татарстан матбугатын Данил Сәфәровның “Матбугат.ру”ыннан башка күз алдына китереп булмый хәзер. Болар дәүләттән бер тиен акча алмыйча, бары талант һәм тырышлык белән булдырылган иҗат җимешләре. Аларга хуплаудан башка сүз юк. Сүз дәүләт акчасына булдырылган, төп максаты ничек итеп булса да дәүләттән акча умыруга юнәлтелгән сайтлар хакында. Президенттан хәзер газета чыгару яки тапшыру ачу өчен акча алып булмый. Ә менә заманча сайт өчен – була әле.

“Татар иле” сайтына күпме акча тотылды, 16-17 миллион дигән сүз чыккан иде, аннан соң да күпме реклама ясалды. Шундый зур чыгым һәм хезмәт кергән сайт популярлыгы буенча Фейсбук кебек үк булмаса да, Одноклассники белән чагыштырырлык булырга тиеш иде кебек. Беренче елда ук 2-3 миллион кулланучыны җәлеп итәбез дип шапырынганнар иде, кайда ул татарның беренче номерлы сайты бүген? Әйе, әлегә эленеп тора, әмма аңа кертелгән акчаны аклый алдымы? Билгеле, юк. “Татар иле”нә миллионнар түккәнче, шул акчаны иң популяр татар сайтын ясаган кешегә бирсәң, ничә сайт ясар иде икән?

Инде Мәскәүдән үк чакыртып кайтарылган бик кадерле белгечебез Наталия Фишманның паркларда агач кисеп, фонтаннарны асфальт белән тигезләү белән шөгыльләнүе генә җитмәгән, шәһәр халкын тәрбияләргә алынган. Инде. “Инде” сайты яңа заман кешесен булдырачак, имеш. Халыкны тәрбияләячәкләре шикле, әмма миллионнарның кесәгә – юк, кесәгә дияргә ярамый, һавага очачагына бернинди шик юк, инде. Имеш, президент киңәшчесенә сайт ясар өчен акчаны исемен әйтергә теләмәгән ниндидер яшерен спонсор биргән. Беләбез инде без андый серле спонсорларның кемнәр икәнен. Дөресрәге кем икәнен. Тегеләй әйләндерсәң дә, болай әйләндерсәң дә, ул дәүләт акчасы, аны, бәлки, юридик яктан шәхси оешма күчергәндер. Димәк, ул оешмадан бирерлек итеп сораганнар, ул акча урынына башка нәрсә вәгъдә иткәннәр. Чын бизнесмен Фишманга уенчык кирәк булган өчен генә үз миллионнарын чыгарып атмый. Элекке заманнарда чыккан тапшырулар да “дәүләт исәбенә түгел, шәхси спонсорлар исәбенә” чыга иде. Ачыктан-ачык дәүләт акчасы тотылмый, шул тирәдәге оешмалар бирә.

Начар чир йогышлы була ди, Иннополис та яңа сайт ачып җибәргән. Рәсми сайты күптән бар иде, ул гына җитми, тагын кирәк. Эт чаба, эт чаба дип бет чаба. Үзем тапкан мал түгел, атамныкы жәл түгел.

Дөньяда тилеләр саны билгеле бер процент тәшкил иткән кебек, профессиональ журналистлар, дизайнерлар да билгеле бер процент тәшкил итә. Кисәк кенә газеталар, сайтлар артып китә икән, аларга журналистлар да, дизайнерлар да җиткереп булмый, чөнки кәртләр шул бер үк. Бөтенесе берьюлы дәррәү сайт ясарга алынган икән, димәк, аларның эшләнеше дә шундый булачак. Моның шулай икәнен аңлар өчен күп кирәкми. Бу сайтларның укучыга кызыклы, кирәкле һәм кертелгән чыгымнарын акларлык булсын дип түгел, “әйдә, ярарга” ясалганы күренеп тора. Хәер, ул сайтлардан әллә нәрсә соралмыйдыр да. Кемнәрдер ул сайтка кереп карап үзләренең булдыклы булуларына соклана ала, “акча кайда?” дип сорагач, сайтны төртеп күрсәтә ала һәм – иң мөһиме - кесәләрендәге миллионнар җаннарын җылытып тора икән, максатка ирешкәннәр дигән сүз. Сайтка керүчеләр аз икән, сәбәпне халыкның наданлыгы белән аңлатып була. Дәүләт газеталарының тиражы булмауны ничә еллар буе юк сәбәпләр белән аңлатып киләләр бит әле, моны да аңлатырлар президентка.

Тик нигәдер Татарстан прокуратурасы “нигә түрә сайт ача, монда түрәнең шәхсән кызыксынуы бармы, сайтка дигән булып акчалар читкә китмәгәнме?” дигән сорауны куймый.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG