Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дарулар гына җитсен иде"


Гөлнара Зиннәтуллина: "Дарулар гына җитсен иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:13 0:00

Гөлнара Зиннәтуллина: "Дарулар гына җитсен иде"

Танылган журналист, кан авыруыннан дәваланучы Гөлнара Зиннәтуллина Яман шешкә каршы көрәш көне билгеләнгәндә өч елда күргән михнәтләре турында сөйли.

Өч ел элек Гөлнара Зиннәтуллина сөякләре авыртуына зарланып табибка барган. Остеохондроздан дәвалануның файдасы булмагач, аңа онкологиягә тикшеренергә кушканнар. Канда югары дәрәҗәдә СОЭ булуы ачыкланган. Канга чыккан кальций сөякләрне ашаган, беренче чиратта умыртка баганасына зур зыян килгән. Гөлнара ханымга "онкогематология (миелома) – кан авыруы" дигән диагноз куелган. Әмма табибларга вакытында барып бу яман чирне туктата алганнар. 91% миелома (яман чир ингредиентлары) булган күрсәткечне бер ел эчендә 0% төшереп булган. Гөлнара ханым ай саен 4-7 көн химия алган, бик каты сызланган вакытта иң көчле даруларны да эчәргә туры килгән.

"Терелтеп булмый инде Сезне хәзер, бу беркайчан да төзәлә торган авыру түгел", диде миңа доктор. "Ничек инде", дип әйткәләштем мин аның белән. "Тереләм", дим. "Терелгән кеше юк әле аннан", ди.

Кан авыруын кәүсә күзәнәкләрне (стволовые клетки) күчереп утыртып дәвалап була. Русиядә моны Петербурда, чит илләрдә Израиль һәм АКШта эшли алалар. Дарулар һәм химия терапиясе бөтен дөньяда бертөрле. Гөлнара Зиннәтуллинаның Татарстанда танылган шәхес булуы аңа Татнефть кебек ширкәтләрдән зур акчалар алуга да ярдәм иткән. Әмма Гөлнара ханым чит илгә барудан баш тартып, Казанда калган, акчаларны кире кайтарган.

“Үзеңнең докторың, туганнарың һәм Аллаһы Тәгаләдән кала беркемгә дә ышанырга ярамый”, ди журналист ханым, үзен республика хастаханәсенә коллегиядә карарга, Мәскәүгә җибәрергә дигән вәгъдәләрнең үтәлмәвен искә төшереп.

Ярый да мин әз-мәз билгеле журналист, ә гади кеше нишләргә тиеш?

"Мин менә уйлыйм: ярый да мин әз-мәз билгеле журналист бу дөньяда. Калган кеше нишләргә тиеш? Гап-гади кеше?", диде Гөлнара ханым. Аның яман шеш белән көрәшендә 40 ел телевидениедәге тәҗрибәсе, онкология өлкәсендә туганы эшләве, Татарстан хөкүмәте һәм депутатлар кушылуыннан ярдәм зур булганын аңлый ул.

Элек яман шеш – өлкән яшьтәгеләр чире дип санала иде. Бүген ул яшьләрдә дә бар. Авыруларның барысы да дәүләт реестрында теркәлә. Аларга химия терапиясе чираты билгеләнә. Ләкин соңгы бер ел эчендә кирәкле дарулар җитми башлаган. Циклофосфан, эндоксан, алкеран дигән дарулар һәрвакыт булган, соңгы бер елда бетә башлаган. Гөлнара ханым эндоксанны инде бер ел чит илдән алдыра. Хәзерге доллар һәм евро бәясе белән аның берсе 20 мең сумга төшә.

Бездә бит чынбарлыкны яшерү, күз буяу бар

"Хөкүмәт ярдәм итми дип әйтә алмыйм. Әмма бездә чынбарлыкны яшереш бит, күз буяу. Министрлыкта "безнең бар" дип әйтәләр, хисап тоталар. Урыннарда гомер-гомергә шулай булган. Советлар берлегендә кебек хисап тотабыз "булды", диеп. Дару гына булсын иде, иң зур теләгем шул", диде Гөлнара Зиннәтуллина.

2 февраль Татарстан cәламәтлек саклау министрлыгы брифингында министр Гадел Вафин республикада 43 кешенең берсендә яман шеш авыруы бар дип белдерде. Статистикага караганда, үлемнәр дә арта. Дәвалану һәм дарулар җитмәве турында бер сүз дә булмады. Нәрсәдер җитмәве турында беркайда да әйтелми. Татарстанга спорт һәм профилактика белән мактану хас.

4 февраль министрлыкның коллегия утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "яман шеш авыруларының артуы проблемы бар, әмма аны тиз генә хәл итеп булмый", дигән сүзләр белән генә чикләнде.

XS
SM
MD
LG