Accessibility links

“Төрки караш” мөхәррире штраф салуны мәхкәмәгә шикаять итте


“Төрки караш” (“Тюркский взгляд”) газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин (c)
“Төрки караш” (“Тюркский взгляд”) газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин (c)

“Төрки караш” (“Тюркский взгляд”) газеты баш мөхәррире Наил Нәбиуллин басмага карата административ эшне ачуда хокуклар бозылган, дип мәхкәмәгә шикаять юллады.

“Төрки караш” газетына ике административ эш ачылып, басманың 1000 һәм 200 сум штрафка хөкем ителгәнен Азатлык хәбәр иткән иде. Газетның баш мөхәррире Наил Нәбиуллин административ эшнең хокук бозып ачылуын белдереп Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять юллады.

"Мәхкәмәдә мин катнаша алмадым, чөнки аның хакта 26 гыйнвар гына белдем. (Мәхкәмә 14 гыйнварда булган, ләкин газетның баш мөхәрриренә әлеге хакта әйтүче булмаган- ред.). Шул сәбәпле административ эш буенча үз дәлилләремне китерә алмадым, минем үземне яклауга булган конституцион хокукым бозылды", диелгән хатта.

Нәбиуллин язуына караганда, “Төрки караш”ка административ эш ачуга сәбәп булган хаталар барысы да бетерлгән. Баш мөхәррир мәхкәмә эшенең туктатылуын сорый.

Азатлыкка Нәбиуллин бу акчалата җәза артында сәяси төсмер бар дигән фаразын белдергән иде.

“Русия белән Төркия арасы бозылгач, 3 декабрьдә мине Роскомнадзорга чакырып, газетка карата административ эш башлаулары турында хәбәр иттеләр. Сәбәбен газетның гомум күләмен арттыруда, аның тиешле нөсхәсен вакытында Роскомнадзорга күрсәтмәү белән аңлаттылар”, диде Нәбиуллин. Ул әлеге гамәлләрне татар милли хәрәкәтенә, “Азатлык” яшьләр берлегенә басым буларак бәяли.

XS
SM
MD
LG