Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Алабугада депутатны "дебил" дип атаучы 2000 сумга хөкем ителде


Алабуга думасы депутаты һәм "Вечер Елабуги" басмасы баш мөхаррире Анна Иванова

Алабуга думасы депутаты һәм "Вечер Елабуги" басмасы баш мөхаррире Анна Иванова

Алабуга мәхкәмәсе шәһәр шурасы депутаты Анна Иванова шикаятен тикшереп, "Оксана Сергина ВКонтакте челтәрендә депутатны мыскыл иткән", дигән карар чыгарды.

Алабуга мәхкәмәсе 4 февраль утырышында Оксана Сергина шәһәр думасы депутаты һәм "Вечер Елабуги" басмасы баш мөхаррире Анна Иванованы "мыскыл иткән" дигән карар чыгарды һәм аны 2000 сумлык штрафка хөкем итте. Утырышта "Казанский репортер" журналисты булган.

Депутат Иванова ВКонтакте челтәрендәге "Елабуга Онлайн" төркемендә үзенә карата әйтелгән сүзләрне яратмыйча мәхкәмәгә биргән. Шулай ук бу сөйләшүне тикшергән "Коммерсант" Сергина "Ивановларны дебил" дип атаган, дип яза. Мәхкәмә аның бу сүзләрен "әдәпсез сүз белән кешенең абруен мыскыллау" дип бәяләгән. Сергина бу сүзнең депутат Иванова һәм аның ире, Көмеш гасыр китапханәсе мөдире Андрей Иванов турында әйтелгәнен яшерми. Прокуратурада ул депутат эше белән кәнәгать булмаганын белдергән. Мәхкәмә "сәламәт кешегә карата "дебил" сүзе куллануны "мыскыллау" дип тапкан. Депутат Иванова моннан тыш рухи зыян өчен дә акча таләп итмәкче. Сергина - Алабуганың актив кешеләренең берсе, элек ул шәһәрдә чүп эшкәртү заводы төзелүгә каршы чыккан иде.

Узган атнада моңа охшаш җәнҗал Алабуга мэры Геннадий Емельянов тирәсендә чыкты. Киңәшмә вакытында ул ФСБга ВКонтакте челтәрендә үзеннән көлгән берәүне табарга кушты. Change.org сәхифәсендә Емельяновның бу гамәлен тикшерүне таләп итеп имза җыю башланды. Мөрәҗәгать Русия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия һәм Татарстан прокурарларына юлланган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG