Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең җыены узачак


Удмуртиядә татарлар тарихына багышланган конференция. 2014 ел 29 апрель.
Удмуртиядә татарлар тарихына багышланган конференция. 2014 ел 29 апрель.

Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узган елның октябрендә үткән иде.

2016 елның 13 февралендә Республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены үтәчәк. Чараның «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырылуы күздә тотыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.

Җыенга Татарстан район-шәһәрләреннән 150 татар төбәк өйрәнүче галим киләчәк. "Казан" милли-мәдәни үзәгендә татар төбәк тарихына багышланган китап күргәзмәсе эшләячәк, ул җыенга алып киленгән басмалар белән дә интерактив рәвештә баетылып барачак.

Җыенның пленар утырышында республика татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр каршында торган мәсьәләләр каралачак, фикер алышу булачак.

Шул ук көнне 2015 елның октябрь аенда узган Бөтенрусия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында сайланган Шура утырышын үткәрү дә ниятләнә.

XS
SM
MD
LG