Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан тәкъдиме белән праймериз сайлау кәгазьләре төрле телләргә тәрҗемә ителәчәк


Әлеге тәкъдим өчен Ингушетия вәкилләре Татарстанга рәхмәт белдерде.

"Бердәм Русия" партиясе корылтае вәкилләре Татарстанның сайлау кәгазьләрен берничә телгә тәрҗемә итүгә рөхсәт бирү тәкъдимен хуплаган. Элегрәк мондый тәкъдим белән фирканең Татарстан бүлеге сәркатибе, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккан иде. Бу хакта "Бердәм Русия" фиркасенең рәсми сәхифәсендә әйтелә.

5-6 февральдә Мәскәүдә "Бердәм Русия" фиркасенең чираттагы корылтае узды. Анда кайбер җитәкчеләр алмашкан, низамнәмәгә үзгәрешләр кертелгән.

Татарстаннан генераль шурага ике вәкил - Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин керде.

XS
SM
MD
LG