Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы флешмоб белән искә алдылар


Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы флешмоб белән искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Уфада җырчы Вәсилә Фәттахованы флешмоб белән искә алдылар

7 февраль Уфада күптән түгел бала тапканнан соң якты дөньяны ташлап киткән җырчы Вәсилә Фәттахова истәлегенә флешмоб узды. Чарада катнашкан йөздән артык кеше аның популяр "Туган як" җырын башкарды.

Әлеге чара турында социаль челтәрләрдә дә, рәсми мәгълүмат чараларында да бер атна алдан ук хәбәр ителә башлаган иде. Шуңа да Уфаның Салават Юлаев мәйданына йөзләрчә кеше җыелды. Алар арасында яшьләр генә түгел, ә өлкән яшьтәге абый, апалар да, әби-бабайлар да бар. Бу тагын да бер тапкыр популяр җырчыга һәр буын тамашачыларның тирән сөюен күрсәтте.

Флешмобта катнашучылар
Флешмобта катнашучылар

“Туган як” җырын бер тапкыр башкаргач, халык соравын үтәп, флешмобны оештыручылар аны тагын да бер кат җырлады. Җырны музыкасыз, фәкать кул чабып һәм аякларны тыпырдатып кына башкардылар. Җырга читтәрәк басып торучылар да кушылды.

Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапканнан соң өзлегу башланып, алты операция кичерә. Әмма табиблар күпме генә тырышса да, җырчыны коткара алмады. Әлеге хәлне бар халык үз кайгысыдай кабул итте.

Вәсилә Фәттахованың соңгы җыр клибы БСТ телевидениесендә 8 февральдә “Телеүзәк” тапшыруында күрсәтеләчәге хакында да әйтелде. Узган елның август аенда җырчының “Ашыгасың” дигән җырына клип төшерелгән булган. Әле аны телевидениедә күрсәтерлек итеп эшкәртеп беткәннәр.

Флешмобта катнашучылар
Флешмобта катнашучылар

“Туган як” җырының көй авторы Урал Рәшитов Азатлык хәбәрчесенә әлеге җырның язылу тарыхын сөйләп кайбер серләрен ачты: ”Бу җыр популяр булып китәр дип һич тә уйламаган идем. Мин аны “Queen” “We will rock you” композициясе тәэсирендә язган идем. Җырны башта Айдар Галимовка тәкъдим иттем, ләкин ул аны кабул итмәде. Әлеге җыр Вәсилә Фәттахова башкаруында хитка әйләнде. Аны урыс теленә дә тәрҗемә иттеләр. Ул татар җырын бер биеклеккә күтәрде, чөнки аның сүзләрен аңламасалар да, чит милләтләр дә яратып тыңлый. Вәсиләнең урыны җәннәттә булсын.”

Вәсилә Фәттахованың исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында тәкъдимнәр дә әйтелә башлады. Берничә көн элек бер төркем җәмәгатьчелек республика башы Рөстәм Хәмитовка Уфада яки җырчының туган ягы Белоретта берәр урамга Вәсилә Фәттахова исемен кушуны сорап мөрәҗәгать күндергән иде. Аның исемен бирү өчен имзалар җыела.

XS
SM
MD
LG