Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар җырчысы Җамала Украинадан Евровидениегә сайлау финалына узды


Җамала (Jamala)
Җамала (Jamala)

6 февральдә Украинадан Евровидение ярышында катнашу өчен дәгъвачыларның беренче ярымфиналында кырымтатар җырчысы Җамала кырымтатар халкының сөргенлеге хакында инглиз телендә "1944" җырын башкарып иң югары балларны алып финалга үтте. Финал бәйгесе 21 февральдә уза.

Җамалага бәйге жюрилары Руслана (Төркиядә узган Евровидение-2004 җиңүчесе), Андрей Данилко (Верка Сердючка, Евровидение-2007, 2нче урын), композитор һәм продюсер Константин Меладзе иң югары бәя - 9 балл куйдылар.

“Без кайвакыт иң яхшы жырчылар АКШта, Англиядә, башка илләрдә яши дип уйлыйбыз, ә үзебезнең яныбызда яшәгән талантларның кадерен белмибез. Җамала – бүген дөньяда үз таланты белән иң югары дәрәҗәгә ирешкән җырчыларның берсе. Аның бүгенге чыгышы моны тагын раслады”, диде Меладзе үзенең чыгышында СТБ украин телеканалының туры эфирында.

Жюри әгъзаларының бәяләренә өстәп, бер сәгать дәвамында СМС белән тавыш биргән Украинадагы тыңлаучыларның да Җамаланы иң югары 9 балл белән бәяләгәннәре игълан ителде.

Шулай итеп, Җамала Украинаны Евровидениедә тәкъдим итү өчен узган беренче ярымфиналда беренче урынны яулап финалга чыкты. Икенче ярымфинал 13 февральдә узачак. Финал бәйгесе 21 февральдә уза.

Финалга алты намзәт чыгачак. Җамала ярымфиналда кырымтатар халкының сөргенлеге хакында инглиз телендә "1944" җырын башкарды. Кушымтада ул кырымтатар телендә “Алуштадан искән җилләр” исемле халык жырыннан:

Мин бу җирдә яши алмадым,
Яшьлегемә туя алмадым.
Мин бу җирдә яши алмадым,
Ватаныма туя алмадым,

- дигән юлларны җырлады.

Җамала 2009 елда Юрмалада үткән “Новая волна” җыр бәйгесендә гран-при яулаган җырчы. Ул Евровидениедә Украинаны тәкъдим итү өчен 2011 елда "Smile" җыры белән ярышып финалга чыккан иде, ләкин Евровидениегә Мика Ньютон узды. Бу хакта жюри әгъзаларының берсе "Җамала ул вакытта Украинаны тәкъдим иткән булса – иң югары урынга лаек булыр иде", диде.

Шуны да әйтергә кирәк, бу юлы Кырымда яшәүче кырымтатарлар билгеле сәбәпләрдән СМСлар белән Җамаланы яклап тавыш бирүдә катнаша алмадылар. Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров АТР телеканалында чыгыш ясаганда һәм Мостафа Җәмилев тә Украинадагы тыңлаучыларны Җамала өчен тавыш бирергә чакырдылар.

Җәмилев фикеренчә, Җамаланың Евровидениедә чыгыш ясавы Кырым һәм кырымтатар проблемнарына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын арттырыр иде.

Җәмилев Җамаланың Евровидениедә чыгыш ясавына өметләнүен белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Финалда җинеп чыккан җырчы Украинаны Стокһольмда 10-14 майда узачак “Евровидение-2016” халыкара җыр бәйгесендә тәкъдим итәчәк.

Җамала (Сусанна Джамаладинова)1983 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә сөргенлектә туган. Әтисе – кырымтатар, әнисе – әрмән. Алар Кырымның Алушта янындагы Кучук Ламбат (Малореченское) авылында яшиләр. Җамала балачакта әтисе ягыннан Назлыхан дәү әбисенең зур тәэсире булуын, беренче кырымтатар җырларын да аннан өйрәнүен, һәрбер чыгышында кырымтатар булуын сөйли.

XS
SM
MD
LG