Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур мөфтие Равил Пончаев вазифасыннан азат ителгән


Равил Пончаевны вазифасыннан азат итү турындагы карарны мөфти Тәлгать Таҗетдин имзалаган.

Петербур мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Петербурдагы җәмигъ мәчете имамы Равил Пончаев вазифасыннан азат ителгән. Шулай ук аңардан "мөфти" исеме дә алынган. Әлеге карарны югары мөфти Тәлгать Таҗетдин имзалаган. Бу хакта Русия мөфтиләр шурасы сәхифәсе хәбәр итә.

Элегрәк Равил Пончаевның анасы Зәйтүнә ханым улын мәхкәмәгә шикаять иткән иде. Бу хакта мәгълүмат чаралары язды. Ул улын вазифаларын үз файдасында куллануда, канун бозуда гаепләде. Зәйтүнә Пончаева улының аңа каршы булучыларны һәм шул исәптән аны да эзәрлекләвен һәм куркытуын әйтте.

Петербур үзәк дини оешмасында исә Пончаевны вазидан төшерүне кануни түгел һәм Русия кануны белән оешма низамнамәсен бозу дип әйтәләр. Алар оешма "бәйсез" булып тора һәм мөфти алмаштыруны бары гомум җыен, ягъни мәҗлес кенә хәл итә ала дип саный. Бу хакта ТАСС яза.

2012 елны Җәгъфәр хәзрәт Пончаев вафатыннан соң аның урынына яңа мөфти вазифаларын башкаручы итеп улы Равил хәзрәт Пончаев билгеләнде

XS
SM
MD
LG