Accessibility links

Кайнар хәбәр

Херсонда Мәҗлес бинасына шартлаткыч ташлаганнар


Херсондагы Мәҗлес бинасы
Херсондагы Мәҗлес бинасы

Һөҗүм нәтиҗәсендә җәрәхәтләнүчеләр юк, бары бинага гына зыян килгән.

7 февральгә каршы төндә 2.50 сәгатьтә Херсон шәһәрендә урнашкан Мәҗлес вәкиллеге бинасына билгесез кешеләр шартлаткыч атканнар. Нәтиҗәдә вәкиллекнең бинасына зыян килгән, аның ишекләре ватылган.

“Бу Русиянең махсус төркемнернең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Русия Херсон өлкесенә Украинаны тотрыксызландыру кебек бер плацдармга караган кебек карый. Украинада никәдәр күп проблемалар булса аның Европага керү ихтималы да кимәячәк. Херсон бу Кырым чиге янындагы Геническ районы йә Новоалексеевка бистәсе түгел. Монда эшне эшләп Кырымга чыгып качу мөмкинлеге зур, ләкин Херсонда шартлату булган икән димәк монда рус диверсион-эзләнүче көчләр Херсонның үзендә бар. Алар киләләр, ниндидер чараны үткереләр һәм шунда калалар. Херсонда саклану корал базлары бар. Өлкәдә киеренклек чыкса бу коралны сепаратистлар куллана ала. Херсонда Русия яклы көчләренең һәм Русия телеканалларының халыкка тәэсире шактый”, диде Кырымда гражданлык блокадасаның җитәкчесе Ленур Ислямов. Аның фикеренчә Херсон өлкесендә Украинаның куркынычсызлык хәзмәте тиешле дәрәҗәдә эшләми.

Мәҗлеснең Херсон өлкесендә вәкиле Абмеджит Сөләйманов исә без Украина куркынычсызлыгы хәзмәтенә Херсонда кайбер басмалар милләтара дошманлык тудыралар дигән мөрәҗәгәтьне юллаган соң Мәҗлес вәкилләгенә гранатаны ыргыттылар да инде, диде.

“Узган пәнҗешәмбедә Херсондагы башка милләтләрнең оешмалары белән бергә Украина куркынычсызлыгының Херсон бүлегенә милләтарадошманлык тудырып, кырымтатарлар Төркия ярдәме белән Херсон өлкесене яулап алачаклар дип язган кайбер журналистларның исеменәрен күрсәткән идек. Бу хатны Херсондагы барлык милли оешмалар имзалаган иде. Тик әрмәннәр имзаламады. Мин шартлауны бу хәл һәм безнең эшчәнлек белән бәйлим”, диде Сөләйманов.

Херсон өлкесе Кырымнан 250 чакрым ераклыкта урнашкан. Кырымтатарлары укмашып яшегән Новоалексеевка бистәсе исә Кырымга 150 чакрым чамасы. Билгеле булганча Херсон өлкесенә Кырымның 2014 елны Русия тарафыннан аннексиясеннән соң күченергә мәҗбүр булган кырымтатарларның саны артты. Башта монда 5-6 мең кырымтатары яши иде. Боларның күбесе узган гасырның 70-80 нчы елларда Кырымга хакимиятләр тарафыннан кертелмәгән, куылып чыгарылган кырымтатарларның гәиләләре. 2014 елда Херсонда Украина президентының даими вәкиллеге яңадан торгызылган иде. Кырым аннексиясеннән соң Мәҗлеснең Кырым белән эшчәнлеге Херсон өлкесендә һәм Киевта активлашты. Кырымның блокадасы да Херсон өлкесенә кергән Чонгар, Каланчак, Чаплынка бистәләрендә оештырылган иде.

Кырым белән чиктәш булган Херсон өлкесендә Кырымны Днепр елгасыннан су белән тәэмин иткән Төньяк-Кырым каналы башлана, Кырымны электроэнергия белән тәэмин иткән электрүткергәчләр урнаша. Кырымтатар активистлары оештырган блокада нәтиҗәсендә Украинадан азык-төлек, электроэнергия килми башлады. Кырымда электр энергиясе җитмәү сәбәпле, ут сүндерүләр дәвам итә.

Шулай итеп, Херсон өлкесенең Кырымны төрле яктан тәэмин өлкәсендә әһәмияте зүр. Бүген көн саен Кырымда туган мәсьәләләрнең күбесе Украинадан килгән таүрларның тукталуы белән бәйле. Аның өчен моның артында торган Мәҗлес, аның вәкилләгенә ясалган һөҗүм бер яктан кемнеңдер уч алуы белән бәйле булса, икенче яктан Херсонда вазгыятьне тотрыклансыздырып кырымтатарларны гәепләү максаты да булуы мөмкин. Бу гәмәлләрнең артында икенче илнең кулы уйнаган булырга мөмкин дип әйткән кырымтатар мәҗлесенең, активистларның фаразлары урынсыз дип карарга да мөмкин түгелдер. Бер як Кырымны азат итү Херсон өлкесе аша башланачагын аңласа, Кырымны аннексияләгән хәлдә тотып калу да Херсон өлкесендәгә вазгыять белән бәйле булачанын да аңлаучы тараф бар.

XS
SM
MD
LG