Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гомерем буе татар бию төркеме оештырырга хыялландым"


"Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваев биючеләре белән
"Илдан" бию төркеме җитәкчесе Рәдиф Яваев биючеләре белән

Мәскәү татар мәдәни үзәгендә эшләп килүче "Илдан" бию төркеме 17 апрельдә 10 еллык юбилеен билгеләячәк. "Милләтебезгә" дип аталган концерт милләтебезгә бүләк булачак, ди төркем җитәкчесе Рәдиф Яваев.

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә күп төрле түгәрәкләр эшләп килә. “Идел”, “Мирас”, Тальян” дип аталган җыр түгәрәкләре дә, “Газиз” дип аталган театр студиясе дә бар. Балаларның “Шатлык” төркеме дә билгеле. Ләкин татар мәдәни үзәген соңгы елларда бик нык популярлык казанган “Илдан” бию төркеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Соңгы елларда алар катнашмаган чаралар сирәктер. Үзешчән төркем генә булсалар да аларны хәтта Кремль сараенда уза торган чыгышларда да катнаштыралар. Бу төркем үзенең профессионал әзерлеге, дәрәҗәсе, милли костюмнарның матурлыгы белән дә башкалардан аерылып тора. Әлбәттә, һәр уңыш та төркемнең җитәкчесе белән бәйле. Ул уңыш бер көндә генә барлыкка килмәгән. Без бу хакта “Илдан” бию төркеменең җитәкчесе Рәдиф Яваев белән сөйләшеп, “Илдан”ның гына түгел, аның үзенең дә иҗади юлы белән кызыксынып, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рәдиф әфәнде, әле күп еллар элек, Мәскәү артистларыннан торган “Хыял” төркеме белән булган концертларда сезнең чыгыш истә калган. Сез ул төркемдә эшләгән идегезме?

"Илдан" бию төркеме Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән
"Илдан" бию төркеме Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән

– Юк, миңа “Хыял” төркемендә эшләргә туры килмәде. Ул бер очраклы гына концерт иде. Аңар кадәр, Мәскәүгә килгәнче миңа күп еллар, күп юллар узарга туры килде әле. Мин бит Таҗикстанда тудым. Әти-әниләр Пенза өлкәсенннән. Заманында аларны Таҗикстанга эшкә җибәргәннәр. Берничә елдан без башкалага, Дүшәнбегә күчеп килдек. Мәктәпне мин шунда тәмамладым. Кече яшьтән үк биюче булырга хыялландым. Анда пионерлар сараена йөрдем, башлангычы шуннан башланды. Аннан соң инде минем Казакъстанда эшләүче туганнан-туган апам, ул Казакъ җыр бию ансамблендә эшли иде, мине Таҗикстанның “Лола”, безнеңчә әйтсәк, “Ләлә” дип аталган дәүләт җыр-бию төркеменә килергә тәкъдим итте. Мине анда эшкә алдылар. Ул вакытта ул төркемнең җитәкчесе булып, Советлар берлегенең халык артисты Абдугафар Валаматзаде эшли иде. Анда классик бию нигезләренә өйрәндем, 22 ел буе анда эшләдем.

– Татар биюләре кайдан килеп чыкты соң? Ул ансамбльдә татар биюләре бар идеме?

"Илдан" бию төркеме
"Илдан" бию төркеме

– Юк иде, әлбәттә. Мин үзебезнең җитәкчегә – Абдугафар әфәндегә, әйдәгез, ансамбльгә берәр татар бию дә кертик әле, бездә бит бик күп татар биючеләре эшли. Тамашачылар арасында да татарлар күп, дидем. Шуннан соң ул мине Казанга җибәрде. Бар, татар биюләрен өйрәнеп кайт, диде. Ул вакытта татар филормониясендә минем туганнан-туган абыем Равил Таишев эшли иде. Ул мине Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләүче Фердинанд Гыймадиев белән таныштырды.Танылган биюче миңа үзе бии торган “Бабай белән кыз” биюен куйды һәм күптөрле татар бию хәрәкәтләрен өйрәтте.

Мин гомер буе Казанга кайту, татарлар арасында булу теләге белән, татар булуым белән горурланып яшәдем. Ләкин язмыш безнеңчә генә булмый шул. Мин Таҗикстанның “Ләлә” дип аталган дәүләт ансамблендә 22 ел эшләгәннән соң пенсиягә чыктым. Үзегез беләсез, биюче артистларның иҗади юлы озак елларга сузылмый. Анда да әле мине эштән җибәрмәделәр. Мин ансамбльнең директоры булып калдым. Ул эштән китәр алдыннан әле “Ләлә” ансамблен гастрольгә Германиягә дә алып бардым.

Таҗикстанда 90нчы елларда сугыш башланды. 1992 елда анда инде яшәрлек мөмкинлек калмады. Мин абыемның киңәше белән Хабаровскига күчтем. Абыем бик каты сугышлар башлангач, шунда киткән иде. Хабаровскида мәдәният институтында хореография кафедрасында эш булды. Берничә ел анда эшләдем.

Үзем генә түгел, әлбәттә, гаиләм белән күчеп киттек. Безнең инде өч бала – ике кызым, бер улым бар иде. Тормыш иптәшем дә үзебезнең кеше. Әниләрнең туган авылына, Пензага кайткач өйләнгән идем.

– Юллар бик әйләнгеч булган икән. Бу якларга ничек кайтырга булдыгыз?

"Илдан" бию төркеме
"Илдан" бию төркеме

– Үзегез аңлыйсыз инде: ул еллар кайда да авыр иде яшәргә. Без уйлаштык та, Пенза өлкәсенә хатынымның авылына күчеп кайттык. Сез күргән концерт та шул вакытларда булгандыр мөгаен. Мине Мәскәү җырчысы, Русиянең артказанган артисты Илдар Шиһапов башкалага чакырды. Ләкин биредә дә минем профессия буенча эш юк иде. Әле мин Мәскәү базарларында да эшләп алдым. Эш юк, гаилә ишле, заманы авыр иде. Шулай тора-бара Мәскәү мәктәпләренең берсендә бию түгәрәге алып бара башладым. Шул вакытта мине Роза Хәбибуллина табып, мәдәни үзәккә бию төркеме оештырырга дип чакырды. Әле ул еллар мәдәни үзәкнең яңа гына татарларга кайтарылган вакыты иде. Роза ханым анда сәнгать җитәкчесе булып эшли генә башлаган иде.

– Сез бу мөмкинлектән файдаланып, эшкә керешкәч, биючеләрне кайдан таптыгыз?

– Мин гомерем буе татар бию төркеме оештырырга хыялланган кеше! Минем бит балаларымның да өчесе дә биюче. Башка профессия сайласалар да, аларны мин бәләкәй чактан ук биюгә өйрәттем. Алар минем төркемнең нигезен тәшкил иттеләр. Игълан яздык, яшьләр килә башлады. Бина биредә яхшы. Ләкин бию классы өчен бернинди уңайлыклар да юк иде. Милли мәдәни мохтарият, мәдәни үзәк мөмкинлекләр табып, бер зур бүлмәне бию классына әверелдерделәр. Барлык диварларына көзгеләр куйдырттык, җыештырдык, дәресләр өчен махсус бию станоклары ясаттырдык. Шулай итеп, ун пар егет-кызлар җыелды.

– Рәдиф әфәнде, сез бит үзегез татар биюләрен шул бер тапкыр Казанга килеп өйрәнүдән генә белгәнсез. Ул гына аз булмадымы соң? Татар, башкорт биюләрен өйрәтерлек тәҗрибә кайдан килде?

"Илдан" бию төркеме кызлары
"Илдан" бию төркеме кызлары

– Беләсезме, элек, совет вакытында бик зур чараларга Мәскәүгә союздаш республикаларның дәүләт ансамбльләрен чакыра иделәр. Безнең “Ләлә” төркеме дә һәрвакыт катнаша иде. Мәсәлән, СССРның 50 еллыгына Игорь Моисеев бөтен ансамбльләр белән биюләр куйды, Кремль сараенда чыгыш ясадык. Республикалардан дәүләт ансамбльләре чакырылса, автоном республикалардан аерым биючеләр дә килә иде. Репетиция вакытларында берәр аулак урын табып, без һәрвакыт бер-беребезгә бию хәрәкәтләре күрсәтеп, уртаклаша идек. Шул вакытта мин Татарстаннан биючеләр Эльба Закирова, Виктор Шәрәфетдинов, Башкортстаннан Рәшидә Туйсина һәм башкалар белән таныштым, алардан өйрәндем. Ул вакытларда Мәскәүдә очрашулар еш була иде.

– Әле сезнең төркем исемсез вакытта ук, сез халык алдында бик тиз чыгышлар ясый башладыгыз? Бию костюмнары кайдан алдыгыз?

Башкорт халык биюе
Башкорт халык биюе

– Бик тиз дигәч тә, тиз булмады ул. Без татар бию хәрәкәтләрен генә ике ел дәвамында өйрәндек. Беренче биюне сәхнәгә куйдым. Ләкин биер өчен костюмнарыбыз юк иде. Матур милли кием ул бит уңышның яртысы дип әйтергә була. Биредә дә үзебезнекеләр ярдәмгә килде. Ул елны Сабантуенда без заманында “Березка” төркемендә эшләгән, хәзер инде үзенең “Раззадоры” дигән бию төркеме булган Ренат Ганиевтан татар костюмнары алып тордык. Безне бик яхшы каршыладылар. Бу безнең беренче уңышыбыз иде. Шуннан соң без төркемгә “Илдан” дигән исем куштык.

– Хәзер сезнең төркемдә ничә төрле бию бар?

– Биюләр 25тән артты инде.

– Аларның бит барысына да аерым киемнәр кирәк. Һәрвакытта да кешедән алып торып булмый бит. Ул ихтыяҗны ничек хәл иттегез?

"Илдан" бию төркеме
"Илдан" бию төркеме

– Әйе, һәр биюгә аерым кием кирәк. Чөнки алар барысы да үзенчәлекле. Мәдәни үзәккә рәхмәт, кием хәстәрләрен дә алар күрде. Баштарак үзем тектем. Ике кызым өчен “Аккошлар” дип аталган бию куйган идем. Алар өчен дә костюмны үз кулларым белән тектем. Аннан соң төркемгә кечкенәләрне 6-7 яшьлек балаларны җәлеп итә башладык. Аларга да киемне үз кулларым белән тектем. Махсус тектерсәң, бик кыйбатка төшә, балалар бүген килә, иртәгә юк дигәндәй. Ләкин матур бию киемнәре булгач, алар да теләп йөри башлады. Аларны да сәхнәгә чыгара башладык. Читекләрне Казанда, Арчада тектеләр.

– Хәзер сезнең төркемдә барлыгы күпме кеше?

– Балаларны да санасаң, илледән артты инде.

– Сез бит Мәскәүдә генә түгел, хәзер инде чит илләрдә дә чыгыш ясыйсыз?

– Әйе, Русиянең чит илләр белән мәдәни бәйләнешләр үзәге аша без Марокко, Мисыр, Польшада да чыгышлар ясадык. Польшада татар үзәгендә булдык, татарлар белән таныштык.

Чит илләрдә бигрәк тә мөселман илләрендә безнең милли киемнәр дә, биюләр дә бик ошады аларга. Бигрәк тә чулпылы озын толымнар, яулыклы калфаклар бик яратып карадылар.

"Илдан" бию төркеме җырчы Алсу белән
"Илдан" бию төркеме җырчы Алсу белән

Әле күптән түгел генә безгә ун пар бию төркеме белән Испаниядә булырга туры килде. Сөйләп китсәң кызык инде, безне анда туйга чакырдылар. Тумышы белән Казаннан булган, бүгенге көндә Лондонда яшәүче бер татар кызы рус егетенә кияүгә чыккан, ләкин туйны Испаниядә татарча уздырырга ниятләгәннәр. Менә без анда татарча туй йоласы күрсәттек, кыз төшерү, бал-май каптыру, яшь парларны чиккән сөлгеләр астыннан уздыру. Бик матур, бик тантаналы булды. Яшь киленнең күзендә яшьләр күргәч, безнең бию белән күрсәткән йола уеныбыз йөрәкләргә барып җиткән икән дип уйладым. Туйлар турында башлагач, инде шунысын да әйтим, Русия телеяучысы Роза Сябитова да кызының туена чакырды безне. Без бу йоланы анда да кабатладык.

"Илдан" бию төркеме кызлары
"Илдан" бию төркеме кызлары

– Рәдиф әфәнде, сезнең төркем бары тик татар һәм башкорт биюләрен генә башкара әлегә. Репертуарыгызга башка төрле халык биюләре дә кертергә уйламыйсызмы?

– Уйлыйм! Тик шунысы да бар бит әле аның – татар биюләрен генә биергә өйрәнгән төркем өчен башка халык биюләрен өйрәтү бик җиңел түгел икән. Һәр халык биюнең үз стиле бар. Ләкин планда бар, без тырышабыз.

– Алда нинди планнарыгыз бар?

– Быел бит безнең төркемгә 10 ел була. Юбилей! Хәзер менә шуңа әзерләнәбез. Урынын да билгеләдек инде. 17 апрельдә булачак ул концертыбыз. Без ул програмны “Милләтебезгә” дип исемләдек. Биредә дә без биюләр аша халкыбызның холкын, аның кунакчыллыгын, аның моңлы күңелен, туган өйгә кайтуның ни дәрәҗәдә кадерле булганын күрсәткән номерлар әзерлибез. 10 еллыгыбызга бу безнең милләтебезгә бүләгебез булачак.

"Илдан" бию төркеме
"Илдан" бию төркеме

XS
SM
MD
LG