Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина парламентында Кырымны кире кайтару турында тыңлаулар башламакчылар


Стратегиянең проекты инде эшләнгән һәм фикер алышу бара, диде Украина иминлек һәм саклану шурасы.

Петро Порошенконың "Солидарность" блогы Русия тарафыннан басып алынган Кырымны Украинага кайтару мәсьәләсендә тыңлаулар башлангычы белән чыкмакчы.

"Крым.Реалии" соравына Украина иминлек һәм саклану шурасы идарәсендә Кырымны кайтару стратегиясе проекты эшләнгән һәм аның турында фикер алышу бара дигән җавап килде.

Украина президенты Поршенко Кырымны кайтару стратегиясе булдырылачагы турында 2015 елның июнендә әйткән иде, премьер-министр иминлек шурасыннан әлеге документы декабрьдә тәкъдим итәргә кушты.

2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда "референдум" узды. Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, АКШ һәм Европа Берлеге тавыш бирүне канунсыз дип атап "Русия Кырымны аннексияләде" дип белдерде.

XS
SM
MD
LG