Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:48

Путин Чаллыга хәрби сәнәгать турында сөйләшергә килә


КАМАЗда җитештерелгән "Тайфун" машиналары

КАМАЗда җитештерелгән "Тайфун" машиналары

12 февраль Чаллыда Русия президентын көтәләр. Көн тәртибендә Менделеевскида “Аммоний” ашлама җитештерү берләшмәсен ачу һәм КАМАЗда хәрби машиналар ясау турында сөйләшүләр.

Русия президенты Владимир Путинның Чаллыга сәфәре вакытында көтелгән очрашулар импорт урынына үзенекен җитештерү һәм хәрби сәнәгатьне үстерү сәясәте кысаларында каралган чаралар рәтеннән. Аларның беренчесе - Менделеевскида “Аммоний” берләшмәсе эшен карау. Биредә аммиак, аммиак селитрасы, метанол, карбамид җитештерелә. Ашлама җитештерү турында Русия, Кытай һәм Япония арасында сөйләшүләр дистә ел элек башланган иде. Төзелеш Менделеевскида 2011 елдан бирле барды. Берләшмә 2015 елның августында эшли башларга тиеш иде. Декабрьдә аның зур шау-шусыз гына ачылганы хәбәр ителде.

2012 елның 15 февралендә президентлыкка намзәт булган премьер-министр Владимир Путин КАМАЗда 2 миллиончы машинага кул куя

2012 елның 15 февралендә президентлыкка намзәт булган премьер-министр Владимир Путин КАМАЗда 2 миллиончы машинага кул куя

Япониянең Mitsubishi Heavy Industries һәм Кытайның CNCEC ширкәте бу проектны Япониянең Халыкара хезмәттәшлек дәүләт банкы биргән $1 млрд доллар акчага тормышка ашырды. Бу урынны соңгы 30 елда төзелгән иң зур сәнәгать берләшмәсе диләр. Шушы газ-химия берләшмәсен Путин Чаллыдан торып Менделеевски белән видео элемтә корып “ачачак”. Берләшмә Татарстан һәм Русия өчен генә түгел, Европа һәм Азия илләре өчен дә мөһим санала. Аны йөздән артык япон инженеры, бер меңнән артык кытай төзүчесе төзеде. Эшчеләр төзелеш барган елларда үзләре өчен төзелгән тулай торакта яшәде.

“Алабуга” ачык икътисади зонада чит ил капиталы белән төзелгән һәр берләшмәнең ачылышына барган Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның “Аммоний” ашлама җитештерү берләшмәсенә Путинсыз гына ай ахырында баруы көтелә.

Кытай зур үсештә булган үзенең химия сәнәгатенең бер өлешен чит илләргә күчерү планнары турында белдергән иде. Моны Кытай рәсмиләре Татарстанга килгәндә дә әйтеп китте. Гадәттә мондый җитештерү арзан эшчеләр булган һәм экологияне кайгыртасы булмаган илләрдә ачыла. Бу юлы болай да химия сәнәгате тулган Менделеевски сайланды.

Хәрби машиналар кирәк булырга мөмкин

Путинның Чаллыга сәфәре вакытында шулай ук хәрби сәнәгать комиссиясе утырышы каралган. Президент аның рәисе булып тора. Утырыш КАМАЗда үтәчәк.

Русия ашау-эчү һәм кием-салымнан алып хәрби машиналарга кадәр чит илләрдән, бу очракта НАТО илләреннән ала иде. Узган ел Путин хәрби-сәнәгать комиссиясенә импортка алмашка җитештерүне көйләргә кушты. Нәтиҗәдә инде бу атнада ук Арзамасмашзавод берләшмәсендә “Бумеранг” бронетранспортеры сынаулары башлануы турында хәбәр ителде. КАМАЗ 2011 елда “Тайфун” хәрби машиналары ясый башлаган иде. 2015 елда сынаулар узган “Тайфун” 2016 елда җитештерелә башлый дип хәбәр ителде. Эчтән электрон мониторлар белән җиһазландырылган хәрби машина 8 кг тротил көчендәге шартлауга чыдый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG