Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пальма маеннан акча сыгу халыкка файдагамы?


Конгода пальма мае сыгучы үсмер
Конгода пальма мае сыгучы үсмер

Пальма мае, шикәр ише матдәләргә акциз кертелүгә ризык бәяләре дә үсәчәк.

"Нәрсәгә тотынсам, шул алтын булсын!" Хакимият башындагыларның иң зур теләге шушы ахрысы. Нефть бәясе төшкән саен бюджет ыштанының балагы кыскара бара, озакламый оятлы урыннарның ачылып китүен көт тә тор, шуңа хакимияттәгеләр тиз арада ыштанга балак ялгау чаралары турында уйлана башлады. Шөкер, ямаулыклар бар икән әле. Мәсәлән, пальма мае, шикәр, газлы эчемлекләрнең көтмәгәндә уңай сыйфаты ачылды – алар даими керем чыганагы буларак кулланылып, бюджетны һәм бюджеттагыларны (һәм бюджеттан ханнарча файдаланучыларны дип тә фаразларга була) алтынга күмә алачак икән. Моның өчен аларга акциз гына кертү кирәк.

Әгәр миңа 10 яшемдә "Син кырыкны куганда пальма мае ашап торачаксың" дисәләр, ышанмас идем. Әйтик, 1986 елда ике күзем чәчрәп чыкканчы ризыкларда пальма маен эзләр идем һәм тапмас идем. Ләкин фараз дөреслеккә туры килер иде. Бүген 2016 ел, мин кырыкны куам һәм маймылдан бер дә ким яшәмим – даими рәвештә пальма маен ашыйм. Аны хәзер сөткә дә, сырга да, майга да, кефирга да, печеньега да мулдан өстиләр, чөнки ул ризык составында күп башка кушылмаларны алыштырырга сәләтле. Нинди кушылмаларнымы? Санкцияләр кертелү сәбәпле илдәге халыкка җитми башлаган сөтне, атланмайны, сөт өстен. Пальма мае алыштыра да, үзе арзан булу сәбәпле, әзер ризыкларның бәясен дә киметә. Ләкин пальма маеның кайтыш ягы бар шул – ул кеше организмына үтә дә зыянлы, ди табиблар.

Менә шул зыянлы дигәнгә бәйләнде дә инде хакимияттәгеләр. Ничек инде илебезнең сөекле халкы зыянлы ризык ашап яшәргә тиеш? Тиз арада зыянлы ризыкларга акциз кертәсе! Ил халкы агуланырга тиеш түгел! Акциз файдалы – халыкны зыянлы ризыктан да саклый, бюджетны да тулыландыра. Русия финанс министры Антон Силуанов акцизның инде киләсе яртыеллыктан кертеләсен әйтте. Шөкер икән, безне кайгырталар.

Һич кенә дә пальма маен акларга җыенмыйм, ләкин менә нәрсә әйтәсем килә. Ак май урынына ипигә маргарин ягып ашарга яратучы (ассызыклыйм – яратучы) кешеләрне күргәнем юк әле минем. Маргаринны халык арзан булганга алып ашый. Чөнки күп кешенең килосы 300 сум торган табигый атланмай алырга акчасы юк. Пальма мае, шикәр ише матдәләргә акциз кертелүгә ризык бәяләре дә үсәчәк. Халык инде маргариннан да баш тарта башлар (маргаринга да пальма мае кушалар, әйе). Халык белән хакимият сөйләшүе күз алдына килде инде:

Халык: "Абзыйлар, ашыйсы килә бит. Маргарин бигрәк кыйммәт, алырга акчабыз юк".

Хакимият: "Алмагыз шул! Зыянлы бит ул! Зыянлы булганга акциз керттек, шуңа бәя үсте. Махсус шулай эшләдек".

Халык: "Нәрсә ашыйк соң, абзыйлар?"

Хакимият: "Файдалы ризыклар гына ашагыз".

Ә файдалы ризыклар бүген илгә импортны үзебезнеке белән алыштыру (импортозамещение) бәрабәренә генә килә ала. Халык саулыгын бик кайгырткач, ник соң пальма маен ризык җитештерүдә бөтенләй тыярга дигән карар кабул итмиләр? Нәрсә югалтабыз? Тыюлар "һайт" дигәнчә эшләнә бит бездә. Хакимияттәгеләр сүзләренчә, илдә гөр килеп импортны алыштыру бара бит, димәк, пальма маен кирәге калмаслык итеп егып салу безнең өчен берни тормый.

Юк шул, нәкъ менә акциз кирәк, чөнки ул савым сыеры. Ә импортны алыштыру – ул әлегә гап-гади матур сүз. Телдә бар, гамәлдә исә әлегә әкәм-төкәм тизлегендә бара. Импортны алыштыруны чынлап торып булдырыр өчен күпме бюджет акчасы, көч-куәт, вакыт кирәк. Әкәм-төкәмне көтсәң, ыштансыз да калуың бар. Төп максатка юнәлергә кирәк бит әле монда, төп максатка карарга кирәк. Ә төп максат – булган ыштанга балак ялгау, яңасын булдыру түгел.

"Нәрсәгә тотынсам, шул алтын булсын!" дип боерган ди грек мифы герое Мидас. Нәтиҗәдә Мидас тотынган кашыклар, савыт-сабалар, урындыклар гына түгел, ул ашыйсы ризыклар да алтынга әйләнгәнен беләсездер инде.

Безнең өстәлләрдәге ризыклар да алтынга әйләнергә тора әле менә. Бөтен яклап алтын – халыкка алтын бәясенә төшәсе әйбер, ә бюджетка алтын чишмә. Уйлап кына карагыз – соңгы елда пальма мае импорты 40% үскән. Күпме акциз, күпме акча! Мидас көнләшүеннән үләрлек суммалар!

Әле шикәргә дә акциз кертсәң! Менә ичмасам яшәп китәчәкбез! Хәтерлисезме, 80-90нчы дефицитлы елларда Алмаз Хәмзин ач халыкны сәхнәдән көлдерә иде. "Менә хәзер кайтам да, күземне йомам да, күз алдыма шикәәәәәр килә", дип.

Ә ул гына җитмәсә?

Ә Мидас турындагы мифның дәвамын беләсезме? Мидас кулы тиюгә, ризыклар гына түгел, аның кызы да алтынга әйләнгән.

Бездә тагын нәрсәләрне алтынга әйләндерерләр икән?

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG