Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе “Агора”ны япты


Павел Чиков
Павел Чиков

Элегрәк "Агора" адвокаты Рамил Әхмәтгалиев Татарстандагы мәхкәмәләр, мәсьәләнең төбенә төшеп тормыйча, Русия баш прокуратурасы күрсәтмәсен генә үти дип әйткән иде.

Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе Русия юстиция министрлыгы шикаятен канәгатьләндереп “Агора” хокук яклау оешмасын япты.

“Беренче тапкыр мәхкәмә карары белән япты, бик горурланабыз”, дип яза Twitterда оешманың җитәкчесе Павел Чиков.

2014 елны Татарстанның югары мәхкәмәсе "Агора" хокук яклау оешмасын "чит ил агенты" дип Казанның Вахитов районы чыгарган карарны үз көчендә калдырган иде. "Агора" үзен "чит ил агенты" түгел дип белдерә.

Элегрәк "Агора" адвокаты Рамил Әхмәтгалиев Татарстандагы мәхкәмәләр, мәсьәләнең төбенә төшеп тормыйча, Русия баш прокуратурасы күрсәтмәсен генә үти дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG