Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Казакъстан үрнәгендә сәләтле балалар өчен "Дарын” үзәкләре ачылачак


Җаектагы "Дарын" мәктәбе
Җаектагы "Дарын" мәктәбе

Татарстан вәкилләре сәләтле балаларга ярдәм итүче үзәк булдыру тәҗрибәсен өйрәнергә дип Казакъстанда инде булган.

Татарстанда сәләтле мәктәп балаларына ярдәм итүче республика үзәге булдырыла. “Дарын” дип аталган шундый үзәкләр Казакъстанда эшли.

Казакъстандагы республика фәнни-гамәли үзәк җитәкчесе Шолпан Кирабаева сөйләгәнчә, 2016 нчы ел башыннан Татарстан вәкиллеге Казакъстанга ике тапкыр килеп киткән инде. Бу хакта BNews.kz сайты хәбәр итә.

Казакъстанның “Дарын” республика үзәге 1998 елда ачылган. Аның белгечләре сәләтле балаларны эзләү, сайлап алу, аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Казакъстанның тугыз өлкәсендә төбәк үзәкләре эшли. 14 өлкәдә интернат-мәктәпләр булдырылган.

XS
SM
MD
LG