Accessibility links

Җәмилев: “Бүгенге көндә Кырымны диңгездән блокадалауны оештыру мөмкин түгел”


Элегрәк Кырым блокадасы координаторы Ленур Ислямов электр энергиясе блокадасыннан соң, диңгез блокадасына күчәчәкләрен әйткән иде.

Украина президентының кырымтатар халкы эшләре вәкиле, депутат Мостафа Җәмилев бүгенге көндә Кырымда диңгез блокадасын оештыру мөмкин булмавын әйтте.

РБК-Украинага биргән әңгәмәдә Җәмилев диңгез блокадасын оештыру өчен җитәрлек хәрби кораблар булырга тиешлегенә басым ясады.

“Бездә мондый мөмкинлек юк. Әгәр инде саклану берлегенең иминлек шурасы карар кабул итеп, НАТО кораблары килсә бу икенче мәсьәлә”, диде ул.

Моннан тыш Җәмилев Кырымны блокадалау чарасында катнашучыларның Керич бугазы кичүен тотрыксызландыру өчен бары берничә проекты гына барлыгын әйтте.

2015 ел азагында Кырымны блокадалау координаторы Ленур Ислямов Русия тарафыннан аннексияләнгән ярымутрауда диңгез блокадасын башларга җыенуларын әйткән иде. Ул Кырымны Русиянең Краснодар крае белән бәйләп торучы һәм төп транспорт юлы булган Керич бугазы кичүен блокадалауга керешәчәкләрен әйтте.

Кырымтатар һәм украин активистлары узган елның 20 сентябреннән бирле азык-төлек блокадасы алып барды, аннары 20 ноябрьдән электр энергиясе блокадасын башлады.

XS
SM
MD
LG