Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:13

Чаллы татар гимназиясе шикаятьләргә карамастан татарча укытмый


Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе

Чаллыдагы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе

Чаллы җирлегеннән даими рәвештә хокук оешмаларына, хакимиятләргә һәм президентка шикаятьләр, мөрәҗәгатьләр юллана. Аларда татарча укытуның торышы торган саен начараюы да бәян ителә.

Соңгы вакытларда татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше татар мәгарифенең тәмам җимерелү, бетү куркынычы алдында торуын тоемлап чаң суга. Татар мәктәпләрендә урысча укытуга каршы канәгатьсезлек хисләре дә сизелә. Бу күренешкә каршы булучыларның кайберләре мәгариф министрлыкларына, депутатларга, хокукларны якларга тиешле ошмаларга, шулай ук Русия, Татарстан президентларына мөрәҗәгатьләр юллый.

Шуларга нигезләнеп болай дип нәтиҗә ясарга мөмкин: Русиядә милли мәктәпләрнең хәле аянычлы. Бу вазгыятькә каршылык белдерүчеләр дә җитәрлек. Әмма аларга колак салучылар юк. Һәрхәлдә, колак салучылар булса, татар телендә укытырга тиешле мәктәпләрдә үзгәрешләр булыр иде. Мәктәпләрдә татар телендә укытуның бетә баруыннан элек-электән татар милли хәрәкәтендә катнашкан, үз фикерләрен югары даирәләргә җиткерергә омтылган шәхесләр борчыла. Зиннур Әһлиуллин, Фаик Таҗиев – шундый кешеләрдән.

– Фаик әфәнде, сезнең мәктәпләрдә татар теленең бетә баруы, татарча укыту зарурлыгы, аның кануннарга ярашлы булуы турында прокуратураларга мөрәҗәгать итүләрегез билгеле. Җәмәгать эшлеклесе, Милли мәҗлес депутаты буларак бүгенге татар мәгарифенә карата сезнең фикерегез?

– Бүгенге татарның чынбарлыкта үз мәгарифе юк. Татар мәгарифе хакында борчылулар бер Чаллыда гына түгел, Татарстанда да, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә гел күтәрелеп тора. Кая карама, кая борылма, татар мәктәпләрен ябып, урысча укытуга күчерәләр. Милләтне әдәби теленнән аеру бара. Сөйләм теленнән, әдәби телдән аерылган халык алга таба яши алмаячак. “Бездә татар мәктәпләре бар. Без татарча да укытабыз”, ди президентыбыз да, башкалар да. Чынбарлыкта, Татарстанда бәлки берәр авылда гына калса калгандыр, ишеткәнем юк, бернинди дә татар мәктәбе калмады.

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

Милләткә зыян салудагы эштә төп җаваплылык – Татарстан хакимиятендә, җитәкчелегендә. Әле менә яңа ел алдыннан гына президентыбыз журналистлар белән очрашкан булган. Ул анда “Бездә татар мәктәпләре бар. Ләкин безгә татар, урыс мәктәпләре, татар бизнесы, урыс бизнесы дип бүлгәләргә кирәк түгел”, дигән фикерләрен белдергән. Монда инде чынбарлыкта Татарстан җитәкчеләре урысча гына укыта башлауны яклый дигән фикерләр туа. Милли мәгарифтә системалы кризис бара дип әйтергә була. Татар телен бетерү инде “планга кертелгән” дисәк тә ялгыш булмастыр.

Әйе, татар телен бетерүнең мәкерле асылы аны әдәбиятыннан, ана телендәге сөйләменнән аерудыр. Җитәкчеләребез “баланы татар теленә гаиләдә өйрәтергә кирәк”, ди башладылар. Гаиләдә ипи-тоз турында сөйләгәндә әле була. Моннан башка бит әле фән теле дә бар. Кайбер мәктәп җитәкчеләре “без математиканы гына урысча укыта башладык, калган фәннәр татарча укытыла”, димәкчеләр. Бала тапкырлау таблицасын ана телендә белми икән, ул инде туган телендә фикерли алмый. БДИ бирәсе бар дип математиканы урысча укытырга кирәкми. Шушы фәнне ана телендә генә укып аның галим буласына өмет бар.

– Фаик әфәнде, алдарак татар баласын урысча гына укытуга каршы булучылар барлыгын әйтеп киттек. Шулар арасында татар җәмәгатьчелегенә билгеле шәхесләр – Тәлгать Әхмәдишин, Дамир Шәйхетдин да бар. Алар үз балаларының татар мәктәбе дип аталганнарында татар телендә белем ала алмауларына борчылып мөмкин булган бар җиргә шикаять иттеләр кебек. Сез аларны аңлыйсызмы, яклыйсызмы?

– Мин аларны аңлыйм һәм яклыйм. Алар чын күңелдән йөри. Мәгарифтә шундый халәт, ялган хисаплар китте. Татарча укытабыз, фәлән-фәсмәтән, барысы да ал да гөл димәкчеләр. Ялганга корылган бу хисап чынбарлыкта баланы татар теленнән аера. Иң куркынычы да менә шул.

Әдәбиятыбыз, телебез әлегә бар. Ун елдан соң инде булган әдәбиятны да укырлык кеше булмаска мөмкин. Татар теле, мәгарифе дип йөрүчеләрне мин һәрвакыт яклыйм. Андыйлар әлегә бар. “Безнең гәҗит”, “Сираҗи сүзе”, “Звезда Поволжья” газетлары татар мәнфәгатенә кагылышлы язмаларны әлегә бастыралар. Башка төбәкләрдә дә татар теле өчен көрәшчеләр бар. Хәзер татар районнарында да татар мәктәпләре юк бит. Җитәкчелек бу очракларда да ихтыяр көче күрсәтә алмады. Күрәсең, Мәскәүдән шундый күрсәтмә булгандыр. Алар инде безне күптән урысча гына укытуга күчермәкче. Концепцияләрен дә эшләделәр. Бу юнәлештә Дүләт шурасы да каршы фикер белдергән иде.

"Элекке укытучылар ватанпәрвәрләр иде"

Чаллы ТИҮе, БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин белән без Мулланур Вахитов исемендәге 2нче санлы татар гимназиясе ишек алдында очраштык. Ул 1958 елда шушы исемдәге татар мәктәбенә укырга кергән. Ул еллардан бирле иске мәктәп ябылып, 90нчы елларда шәһәргә якын урында яңасы төзелеп, Мулланур Вахитов исемендәге татар гимназиясе буларак ачылды.

– Зиннур әфәнде, Чаллыда моннан 50-60 еллар элек ничек итеп татарча укуларны искә алып китсәк иде?

– Мин укырга кергәнче дә, аны тәмамлагач та мәктәбебез бик данлыклы иде. Урыс теле дәресләреннән кала барысы да татар телендә укытылды. Шул ук математикасы да, физика һәм химиясе дә. Безнең заманнарда Чаллыда өч урта мәктәп иде. Берсе – Надежда Крупская, безнеке – Мулланур Вахитов, өченчесе – Димитров исемендәге иде. Ул елларда без шундый нәтиҗә дә ясадык: Вахитов мәктәбеннән югары уку йортларына керүчеләр саны Крупскаядан да, Димитровтан да югары иде. Соңгы елларда исә татар мәктәбен тәмамлаучылар югары уку йортларына керә алмыйлар дигән сафсата тараттылар.

– Сез Горбачев вакытыннан ук мәктәпләрдә татарча укыту таләпләрен күтәрдегез, хәзер дә күтәреп торасыз. Татарстан президенты исеменә шушы проблемны күтәреп февраль башында мөрәҗәгать тә юллагансыз.

– Шулай. Андый мөрәҗәгать булды. Теләгем – шушы данлыклы татар мәктәбен үз асылына кайтару иде. Менә хәзер дә шушы әңгәмә барышында татар гимназиясе ишек алдында балаларның урысча гына сөйләшүләрен ишетәм. Монда мохит урысча. Бәлки бераз татарча да бардыр. Алга таба да шулай барса, Чаллыбызда татар теле бетәчәк. Татар теле бетә икән, милләт тә бетте дигән сүз. Тел – ул халыкның, милләтнең төп билгесе. Тел өчен көрәшергә, хәтта сугышырга да кирәк. Путин нәрсә ди: “Әгәр без алманнар тарафыннан җиңелгән булсак, без урысча сөйләшмәс идек”, ди. Ә безне алар үз урыннарына куеп карасыннар. Ә татарлар ничек сөйләшергә тиеш? Ягъни, без дә үз телебез өчен көрәшергә тиеш.

Зиннур Әһлиуллин укучы Гадел Шәмсетдинов белән

Зиннур Әһлиуллин укучы Гадел Шәмсетдинов белән

Хәзер укытучы һөнәре кәсепкә әйләнде. Акча белән бәйле. Безнең заманда алар ватанпәрвәрләр иде. Мин Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбен 1968 елда тәмамладым. Соңгы ике елны без дә урысча укырга тиеш булганбыз, Мәскәүдән карар килгән. Анда математиканы, химияне, физиканы урысча укыту турында әйтелә. Әмма укытучыларыбыз ниндидер сәбәпләр табып безне урысча укытырга керешмәделәр. “Урысча кушалар, әмма әлегә укытуны татарча алып барабыз”, диләр иде. Аларның характерлары көчле иде. Алар аумакай түгел иде. Алар үзләренең татар укучылары, татар халкы алдындагы бурычларын үтәде. Укытучы апаларыбызның берничәсе әле дә исән. Инде туксан яшьләргә якынлашалар. Халидә Мулләхмәт кызы, Саимә Гыйматдин кызы шундыйлардан.

"Дәресләр урысча, дәрестән соң татарча"

Зиннур Әһлиуллин белән әңгәмә барышында сөйләшүне читтән беркадәр кызыксынып торган укучы балалар барлыгы да күренде. Күпләре безнең татарча сөйләшүгә игътибар итмәсә, Гадел исемле укучы читтән кызыксынып безне күзәтте. Ул биредә 4нче сыйныфта укый икән. Аңа да берничә сорау белән мөрәҗәгать итәбез.

– Безнең гимназиядә күбрәк урысча сөйләшәләр. Татарча сөйләшүләр күбрәк булса яхшы булыр иде. Әнием, әби-бабайлар мине татарча сөйләштерәләр. Әле 11нче сыйныфка җитә башлаган балалар торган саен урысча күбрәк сөйләшәләр”, диде Гадел зурларча фикер йөртеп, шушы күренешкә борчылып.

Мулланур Вахитов исемендәге гимназия ишек алдында Зиннур Әһлиуллин, кайбер укучылар белән әңгәмә корулар башлангач, вахтадагы һәм идән юучы ханымнар гимназия җитәкчелегенә хәбәр салды. Директор урынбасарлары баскыч ягына чыгып безнең әңгәмәләр алып баруны туктатуны таләп итте. Без көн уртасында, ата-аналар, балалар һәм укытучылар йөреп торган урында әңгәмә коруның явыз ниятләрдә булмавын күрсәтеп, директорның үзе, аның урынбасарлары белән дә әңгәмә корырга әзер булуыбызны белдерәбез. Директор Фирдүсә ханым Әюпова шул арада гына укытучылар белән утырыш башлаган икән. Сыйныфтан тыш эшләр буенча җаваплы булган мөдир Энҗе ханым кызу-кызу итеп гимназиядә дәресләрдән соң ничек итеп татар телендә түгәрәкләр алып барылуын, дистәләгән бәйгеләрдә җиңү яулауларын бәян итте. “Ничек шуны аңларга теләмисез, гимназиядә дәресләрдән тышкы барлык тәрбия чаралары татар телендә алып барыла бит? Аның монысы да зур казаныш. Мин шушы юнәлештә Чаллы каласында иң зур тәҗрибәсе булган, 41 ел эшләгән педагог”, диде. Азатлык үз чиратында, “Сүз сыйныфтан тыш тәрбия, түгәрәк эшләрен татарча алып бару хакында бармый. Сүз фәннәрне татарча укыту турында бара”, дип басымлагач та, Энҗе ханым бирешергә теләмәде. "Башкарган эшләрегез хакында белгәннәрегезне сөйләгез", дигәч баш тартты. Гимназиядәге белдерүләр, чаралар хакындагы алтакталарны да фотога төшерергә рөхсәт итмәде. “Директор рөхсәте кирәк”, диде ул. Ә рөхсәт алам дигәндә генә, гимназиядә киңәшмә башланган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG