Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:37

Татарстан Югары мәхкәмәсе карары белән "Агора" хокук яклау ассоциациясе эшчәнлеге тыелды. Оешма әлеге карарны Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәген белдерә.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең "Агора" хокук яклау ассоциациясен ябу карарын бу оешманың җитәкчесе Павел Чиков Твиттерда язды. "Ябу беренче тапкыр мәхкәмә карары белән, бик горурланабыз", диде ул.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең бу карары Русия юстиция министрлыгының "Агора" өстеннән язылган шикаятен канәгатьләндерү булып тора. Чиков сүзләренчә, министрлык оешманы "җәмәгатьчелек фикерен тудыруда" гаепләгән. Министрлык "Агора"ны җәмәгатьчелектә фикер тудырырга омтылуда һәм дәүләт сәясәтенә йогынты ясарга тырышуда, чит ил агентлары исемлегенә керүдән баш тартуда һәм хәтта кертелгәч тә бу исемлектән чыгарга тырышуда гаепли, дип язды РБК.

"Агора" адвокаты Рамил Әхмәтгалиев Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын Русия Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде.

Аның фикеренә күрә, Русия юстиция министрлыгы хокук яклау оешмасының ил иминлегенә дә, илнең конституцион төзелеш нигезләренә дә һәм шулай ук ил ватандашларының тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудыруына бер генә дәлил дә китерә алмаган, ә "Агора"ның таләпләрне бозулары төзәтеп булмаслык, дип кенә күрсәткән.

Рамил Әхмәтгалиев

Рамил Әхмәтгалиев

Әхмәтгалиев: "Хокук яклау эшчәнлеге өчен ассоциацияне мәҗбүриләп ябып кую "Агора"ның нәтиҗәле эшләрен тануы, хакимиятләрнең оешма гамәлләренә үтә дә сизгер булуны һәм шул ук вакытта бәйсез, хөкүмәттән тыш оешмаларга карата дәүләт сәясәтенең чын йөзен – репрессив адымнарын күрсәтү дә булып тора", дип бәяли.

Русиянең 40лап төбәгендә эшләүче 35тән артык хокук яклаучыны – юристлар һәм адвокатларны берләштергән "Агора" 2005 елда төзелгән. Әхмәтгалиев сүзләренчә, оешма җәмгыятькә файдалы эшләр белән генә шөгыльләнгән, төрле чаралар үткәрмәгән, сәяси фиркаләргә һәм сәясәтчеләргә ярдәм оештырмаган һәм сайлау кампанияләрендә дә катнашмаган.

"Агора" кыен хәлдә калганнарга, хокуклары бозылып кулга алынганнарга бушка юридик ярдәм генә күрсәтеп килде. Шулай ук хокукый белемнәрне тирәнәйтү укулары да оештырды. "Агора" адвокатлары соңгы елларда Русиядә зур шау-шу тудырган гаепләнүчеләрне яклады. "Агора" юристлары "Сазлык эше"ндә гаепләүнечеләрне, Pussy Riot төркеме җырчылары Недежда Толокинникова һәм Марина Алехина, терроризмда гаепләнгән Украина режиссеры Олег Сенцов, Мәскәүдә ФСБ ишеген яндырган рәссам Петр Павленскийга һәм башкаларга юридик ярдәм күрсәтте.

"Агора" оешканнан бирле Русия юстиция министрлыгы һәр өч ел саен тикшерүләр үткәреп торган. Ә соңгы ике-өч ел эчендә хокук яклаучыларга берсе артыннан берсе тикшерүләр килә башлый. Аларны Русия юстиция министрлыгы да, Татарстан прокуратурасы да, салым оешмалары да, эчке эшләр идарәсе дә, Росфинмониторинг та тикшерә. Әхмәтгалиев сүзләренчә, 2013-2014 елларда Татарстан прокуратурасы "Агора"да биш тапкыр тикшерү үткәрә.

Павел Чиков

Павел Чиков

Әлеге тикшерүләр 2013 елның 9 июлендә Русия баш прокуроры Юрий Чайка Русия президенты Владимир Путин янына кереп "Агора"дан һәм башка хөкүмәттән тыш хокук яклау оешмаларыннан зарлангач башлана. Әлеге тикшерүләрне Чиков: "Русиядә ике ел дәвамында прокурорлар һөҗүменә дучар булган хөкүмәттән тыш оешмаларның кануни хокукларын яклаганга, бездән үч алу бу", дип бәяләгән иде.

"Чит ил агенты" кануны кертелеп, аның нигезендә хөкүмәттән тыш йөзләрчә оешма тикшерелә башлаганда "Агора" бу прокуратура тикшерүләренең нигезсез булуын дәлилләп өстәгеләргә зур кыенлыклар тудырды.

Чиков фикеренчә, чит ил агентлары исемлегенә нинди оешмаларны һәм кайчан кертү карары бары тик Русия президенты идарәсендә генә хәл ителә. "Бу исемлекнең булуы һәм анда нинди оешмаларны өстәп бару президентның теләгеннән тора", ди ул.

2014 елның июль ахырында "Агора"ны чит ил агенты исемлегенә керттеләр. Чиков, бу исемлеккә кертелүгә карамастан, куәт структуралары тарафыннан кешеләрне җәзалау һәм үтерү очракларын фаш итәчәкләрен, гади кешеләрнең хокукларын яклау эшләре моңа кадәр ничек булган, шулай барачагын белдергән иде.

Русиядә хокук яклаучылар 2015 ел ахырында "Санация права" дигән проект тәкъдим итте. Аны тәкъдим итүчеләр арасында Павел Чиков та бар. Алар "Санация права" проектында илдә җәмгыять өчен бигрәк тә зыянлы булган кануннарны, чикләүләрне бергә туплап күрсәтте.

Чиков соңгы ике-өч ел эчендә Русиядә кабул ителгән кануннарның Конституциягә һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара нормаларга туры килмәвен әйтә. Ул соңгы вакытта берсе артыннан берсе төрле кануннар кабул ителеп, хөкүмәттән тыш оешмаларны да, сәяси берләшмәләрне дә, үз фикерләрен белдерүчеләрне дә җинаять кылуга якынайту эше барганлыгын белдергән иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG