Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Православлар стратегик фикер йөрткәндә, мөселманнар йоклый йә көлке тарата"


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм митрополит Феофан (у)
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм митрополит Феофан (у)

Татарстан митрополиты республикада православ гимназияләр булдырмакчы, мәктәпләрдә православ мәдәнияте нигезләрен кертмәкче. Диния нәзарәте ныклырак сәясәт алып бармаса, хәлләр начар якка үзгәрергә мөмкин, ди Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов.

Казанда ел ярым-ике ел дигәндә унбер еллык православ гимназияләр барлыкка киләчәк. Шундый ук гимназияне Чаллыда да булдырмакчылар. Бу хакта Татарстан митрополиты Феофан сишәмбе көнне Казан епархиясендә узган матбугат очрашуында әйтте.

Феофанның Татарстанда православиены алга сөрүе артканнан-арта бара. Әле күптән түгел генә Русия федерация шурасында узган "Раштуа очрашулары" вакытында Феофан Татарстан мәктәпләрендә православ дине нигезләрен укыту кирәклеген аңлату өчен Мәскәүдә эшче төркем төзергә чакырган иде. Әлеге очрашуларда инде берничә ел катнашып килгән Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов, бу хәл куркыныч һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дин өлкәсендә сәясәтне ныграк алып барырга тиеш, дип саный.

Феофан
Феофан

“Минемчә Татарстанда митрополитны алыштыру начар булды, чөнки Феофанның кем икәнен беләбез. Аның кайбер фикерләре милләтчел, радикал. Шуңа киләчәктә Татарстан Диния нәзарәте дин өлкәсендә сәясәтне ныграк алып бармаса, хәл начар якка үзгәрергә мөмкин.

Русиянең берәр өлкәсенә барсак, сәяси өлкәдә губернатор каршы ала, ә дини өлкәдә йә митрополит, йә инде мөфти. Әгәр инде Чечня, Дагыстан кебек ислам республикалары булса, анда беренче кеше мөфти. Татарстанда да әлегә мөфти, чөнки мөселманнар күпчелек, ләкин бу митрополит килү белән тора-бара маяк алышырга мөмкин. Ягъни мөселманнарның тавышы инде зәгыйфьрәк чыгу ихтималы бар. Казанда Кирмән янында зур чиркәү салу һәм тагын шуның ише хәрәкәтләр моңа ачык мисал булып тора”, ди ул.

Мөхетдинов сүзләренчә, "Раштуа очрашулары"нда инде Русиядә мәктәпләрдә православ дине нигезләрен беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр кертү теләге еш яңгырый.

“Ягъни бөтен мәктәп балалары дини сабакларны алсыннар, диләр. Чечня, Дагыстан, Ингушетиядә мөселманнар ислам динен кертә ала, ә мөселманнар азчылык булган төбәкләрдә бик авыр булачак. Остазлар һәм китаплар җитешми. Мәктәп җитәкчелеге дә ислам динен укытуны хупламас. Рөхсәт бирсә дә, аның икенче ягы бар: бер мәктәптә "Имеш Мөхәммәт дигән пәйгамбәр" булган дип сөйлиләр икән. Бу “имеш” дип мыскыл итү инде. Үзләренекен бер дә “имеш” димиләр бит.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

Урыс чиркәве бу юнәлештә зур көч куя, акчалар түгә. Мөселманнар тарафыннан бернәрсә дә ишетелми. Мөселманнар бу юнәлештә йоклый. Дәреслекләрне, укытучыларны әзерләү, ничек укыту юнәлеше юк.

Бу хәлләр бик борчый һәм куркыта, чөнки шул ук "Раштуа очрашулары"нда мин ел саен катнашам һәм күрәм: киләчәккә стратегик юл буларак, урыс чиркәве үзенең динен киң таратырга, үзенең позицияләрен ныгытырга тели.

Ә безнең кайбер мөфтиләр чыгыш ясаганда көлеп утыралар. Киемнәре көлке, фикерләре дә мөселманнарны көлкегә калдыра торган. Православлар стратегик фикер йөрткәндә без көлке әйбер сөйлибез. Шундый көлке проектларыбыз бар. Шуңа безгә стратегик яктан карарга кирәк, чөнки бу барыбер булачак. Урыс чирәвенең моңа көче җитәчәк һәм алар аны [православ мәдәнияте нигезләрен -- ред.] мәктәпләргә барыбер кертәчәк. Ә без ничек әзерләндек, нинди көчебез бар? Берни юк. Бу мәсьәләне без күтәрергә тиеш.

Шуңа апрель аенда Уфада Ризаеддин Фәхретдин укулары уздырачакбыз һәм мәктәпләрдә “Ислам мәдәнияте нигезләрен” укыту турында сөйләшәчәкбез. Мәскәү ислам университеты бу мәсьәләне күтәрәчәк”, диде ул.

XS
SM
MD
LG