Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:47

"Илемдә сугыш барганда алмагачлар турында җырлый алмыйм"


Украинадан Евровидениедә катнашырга мөмкин җырчы Җамала Киев студиясендә Азатлык сорауларына җавап бирде һәм ярымфиналдагы җырын да башкарып күрсәтте.

Җамала (Сусанна Джамаладинова) Украинаны Евровидениедә вәкиллек итү өчен финалга чыкты. Икенче ярымфинал 13 февральдә узачак. Швециядә узачак җыр бәйгесенә Украинадан кем барачагы 21 февральдә билгеле булачак. Финалга барлыгы алты намзәт чыгачак.

Җамала ярымфиналда кырымтатар халкының сөргенлеге хакында инглиз телендә "1944" җырын башкарды. Кушымтада ул кырымтатар телендә “Алуштадан искән җилләр” исемле халык җырыннан:

Мен бу ерде яшалмадым,
Яшлыгъыма тоялмадым,
Ватаныма асрет олдым,
Эй, Гузель Къырым

- дигән юлларны җырлады.

Җамала Киевта украин редакциясе студиясендә булып китте, Азатлыкның ике соравына да җавап бирде.

– Җыр һәм сәясәт бергә була аламы?

– Борчыган әйберләр турында сөйләргә һәм җырларга кирәк. Артистларның тормышы иҗаты белән бер аһәңдә булырга тиеш. Илеңдә сугыш барганда “Эх, алмагачлары, сайрый сандугачлары” дип җырлап утырып булмый торгандыр. Рәссамнәргә, режиссерларга, музыкантларга йогынты ясый мондый хәлләр. Махсус оештырылмый бу, моны без чәч бөртекләре аша сеңдерәбез һәм тоябыз. Махсус эшли алмыйм мин аны, кемдер кушкан булса, ишетелә бит ул. Мин һәрвакыт үземне борчыган, үзем теләгән әйберләрне эшләргә тырышам. Шуны гына аңламыйм – ни өчен Африкадагы проблем турындагы фильм чыннан да актуаль, чөнки анда проблем. Ә Украинада сугыш бара дисәк – бу инде сәясәт, бу махсус оештырылган диләр.

– Татар җырчыларын беләсезме?

– Кызганыч ки, беркемне дә белмим. Хәзер үк кайтып интернеттан карармын. Бәлки кайбер сәләтле җырчылар һәм музыкантларның татар икәнен белмимдер. Сорауларыгыз өчен рәхмәт, мине тыңларсыз, минем өчен тавыш бирерсез, дип өметләнәм!

Җамала шулай ук Азатлыкка үзенең ярымфиналдагы җырын башкарып күрсәтте.

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат һәм ветеран җитәкче Мостафа Җәмилев тә тыңлаучыларны Җамала өчен тавыш бирергә чакырган иде. Җәмилев фикеренчә, Җамаланың Евровидениедә чыгыш ясавы Кырым һәм кырымтатар проблемнарына дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын арттырыр иде.

Җамала (Сусанна Джамаладинова)1983 елда Кыргызстанның Ош шәһәрендә сөргенлектә туган. Әтисе – кырымтатар, әнисе – әрмән. Алар Кырымның Алушта янындагы Кучук Ламбат (Малореченское) авылында яшиләр. Җамала балачакта әтисе ягыннан Назлыхан дәү әбисенең зур тәэсире булуын, беренче кырымтатар җырларын да аннан өйрәнүен, һәрбер чыгышында кырымтатар булуын сөйли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG