Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:35

Хохорин Сөләйман хәзрәтне эзләү турында: "Бу эш Тикшерү комитеты, прокуратура, ФСБ белән алып барыла".


Артем Хохорин

Артем Хохорин

Артем Хохорин Сөләйман Зариповны эзләү өчен барлык кирәкле гамәлләрнең шунда ук башкарылуын әйтте.

Бүген Татарстан Дәүләт Шурасы утырышы барышында депутат Разил Вәлиев республиканың эчке эшләр министры Артем Хохориннан югалган имам Сөләйман Зариповны эзләү барышы белән кызыксынды.

"Бу эш Тикшерү комитеты, прокуратура, ФСБ белән берлектә алып барыла. Барлык кирәкле гамәлләр шунда ук башкарылды. Әлегә башка әйтер сүз юк", диде Хохорин, дип яза "Бизнес Online".

Сөләйман хәзрәт якшәмбе көнне Мордовиядән Татарстанга кайткан юлда гарәп дусты белән Буа районында югалды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG