Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләрне күбрәк икътисадчы һәм хокукчы һөнәре кызыксындыра


"Мәгариф.Карьера" күргәзмәсендә икътисадчы һәм хокукчы һөнәрләре популяр
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

"Мәгариф.Карьера" күргәзмәсендә икътисадчы һәм хокукчы һөнәрләре популяр

10-12 февраль Казанда "Мәгариф. Карьера" күргәзмәсе эшләде. Русия һәм чит илләрдән 60тан артык уку йортлары яшьләрне байрак болгап та, җырлап-биеп тә, патриотик оешмалары белән дә җәлеп итәргә тырышты. Оештыручылар әйтүенчә, күргәзмәгә килүчеләрне күбрәк икътисадчы, хокукчы белгечлеге кызыксындыра.

Казанның күргәзмәләр үзәгендә барган әлеге чараның урынын мәктәп яшендәге егет-кызларның төркем-төркем агылуыннан ук чамалап була иде.

Түләүле һәм бушлай укытучы югары һәм урта махсус белем бирүче оешмалар шулхәтле күп иде, аларга үзләренә игътибарны җәлеп итәр өчен стендларын шарларга күмәргә дә, байрак болгарга да, һәвәскәрләр концертын оештырырга да, хәтта тере сыннар булып киенергә дә туры килде.

Икътисад, хокук һәм идарә институты вәкиле Анна Сафиуллина сүзләренчә, әлеге күргәзмәдә алар янына күбесенчә икътисадчы, хәтта хисапчы белгечлеге белән кызыксынучы егетләр килгән. Шулай ук студент урыны өчен аеруча каты көндәшлек хокук белгечлеге юнәлешендә була, диде ул.

Казан федераль университеты вәкилләре бөтен тармакларны тәкъдим итәбез дисәләр дә, стендларында күбрәк медицина юнәлешендәге яңа бүлек һәм физика факультеты хакында гына мәгълүмат табып булды.

Шулай ук күргәзмәдә авыл хуҗалыгы белән ветеринария академиясе тәкъдим ителде. Һуманитар белгечлекләрне алырга дип мәдәният һәм сәнгать университеты гына чакырып торды. Аның стенды янына аз булса да килеп карап, сорау бирүчеләр булды. Югары хәрби уку йорты өстәлләрендә чын кораллар яктанга күрә, алар янында туктап, сөйләшеп торучылар булды.

Уку йортлары белгечлекләр белән генә түгел, студент тормышы белән дә кызыктырды. Мәсәлән, кемдер бәйрәмнәр үткәреп җырчылар үстерсә, ТИСБИ идарә институты "Легион" дигән хәрби-партиотик оешмасын күрсәтте. Алар гомумрусия эзтабарлар хәрәкәтенең бер өлеше икән һәм үзләренең институтларында мәгълүм оешма.

Казан, Петербур, Мәскәү, Самар һәм башка калалардан килгән көчле уку йортлары белән бергә, чит илләргә белем алырга чакыручылар да яшьләрнең игътибары өчен ярышты.

Рубльнең төшүе аркасында баштарак укырга баручылар саны кимесә дә, хәзер үсә башлаган. "Яшьләр чит илдә белем алып, уникаль тәҗрибә туплап кайтырга телиләр, аларның саны шактый, аерма шунда - хәзер белем алырга теләүчеләр арзанрак илләр сайлый", диде чит ил югары уку йортларына керергә ярдәм итүче ширкәт башлыгы Павел Антипов. Чит ил мәктәпләре дә яңа юллар эзли. Чит тел мәктәпләренә җибәрүче бер ширкәтнең Казан бүлеге башлыгы Петер Рыбалкин евро артуы аркасында Швейцария мәктәбенең Сочида чит телләр өйрәтү лагерын оештыруы һәм анда Казаннан 12 кеше баруын сөйләде.

Әлеге дәрәҗәле күргәзмәдә югары уку йортларының стендларында бер генә татар сүзе очрамады, татар теле белгечлекләрен мактый-мактый игътибар җәлеп итүче булмады. Бу чарада чит телләр өйрәтүче мәктәпләргә, кечкенә берләшмәләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирелсә дә, араларында татар теленә өйрәтүче оешмалар күренмәде. Алар белән кызыксыну да юк дәрәҗәсендә. Азатлык сорауларына җавап бирүче Казан мәктәпләре укучылары арасында татарча белүче дә, татар теле укытучысы, тел галиме, җырчысы булырга теләүче дә очрамады.

XS
SM
MD
LG