Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең 1921 елгы Русия-Төркия килешүеннән чыгуы нәрсәгә китерә ала?


1921 елда "Мәскәү килешүен" имзалау (архив фотосы)
1921 елда "Мәскәү килешүен" имзалау (архив фотосы)

1921 елда Төркия белән Совет Русиясе арасында имзаланган килешүне Әнкара ике арадагы мөнәсәбәтләрнең нигезе дип саный.

Русиянең тышкы эшләр министрлыгы 1921 елда Совет Русиясе белән Төркия республикалары арасында төзелгән "дуслык һәм туганлык турында" килешүне гамәлдән чыгару тәкъдимен тикшерә. Әлеге тәкъдим белән Русия думасының ике коммунист депутаты чыккан иде. Бу Мәскәүнең Әнкара белән мөнәсәбәтләрен бөтенләй юкка чыгару өчен яңа юллар эзләвенә ишарә итә.

16 мартта "Мәскәү килешүе" (Moskova Anlaşması) имзалануга 95 ел тула. Ике яшь дәүләт арасында төзелгән бу килешү ул чорда һәр ике ил өчен дә мөһим иде. Русиядә патшалык режимы юкка чыгарылган, Төркиядә исә Мостафа Кәмал Госманлы патшалыгына каршы баш күтәргән чор. Идеологик яктан һәр ике илдә дә зур яңалыкларга юл ачылган иде. Ленин бу мәлдә бәлки дә төрекләрне бөтенләйгә коммунизм юлына тартырмын дип уйлап булса кирәк, Мостафа Кәмалга корал бирде һәм матди ярдәм күрсәтте.

Беренче мәртәбә бер чит дәүләт Төркиянең Бөек милләт мәҗлесен таныды. Бу Төркия өчен зур әһәмияткә ия иде. Икенчедән, Русия патшалыгы 1877-78 елдагы сугыштан соң Госманлы империясеннән тартып алган Карс, Ардаһан һәм Батум шәһәрләреннән Батумны Грузиягә, калган икесен Төркиягә кире бирде. Совет Русиясе 1774 елда Госманлы дәүләтенә көчләп тагылган капитуляция матдәсен танымаячагын белдерде. Шулай итеп яңа Төркияне Госманлы бурычларыннан азат иткән булды. Шуларга җавап буларак Төркия дә Батумдагы хәрби көчләрен кире чигендерде. Моннан тыш Төркиягә чиктәш Нахичеванны Азәрбайҗанга автоном бер өлкә итеп бирү шарты да бу килешүдә бар иде. Бу мәсьәләгә төгәллек 13 октябрь 1921 Карс килешүендә кертелде. Бу килешүдә Карабах турында сүз булмады. Русия Совет хакимияте беректәшләре Грузия, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗанда бу шартларны кабул иттерергә тиеш булды.

95 елдан соң бу килешү көчтән чыгарыла аламы?

Килешүгә кул куйган Совет Русиясе дигән дәүләт бүген юк. Әгәр дә Мәскәү "без СССР һәм аннан элекке Совет хакимиятенең барлык килешүләрен үтәргә әзербез" дип белдерсә, тагын бер сорау туа. Шул ук хакимият Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (СНГ) төзегәндә дә бәйсез дәүләтләр арасындагы чикләргә тыкшынмаячакбыз дигән вәгъдә биргән иде, әмма Грузияне һәм Украинаны басып алды. Тагын чиратта кем?

Төркиягә Советлардан шактый ук микъдарда корал, төрле хәрби җиһазлар һәм матди ярдәм килә

Путин халыкара хокукны бик санга сукмый. 95 ел элек нигез салынган дуслыкны да, 25 елдан бирле кечкенә адымнар белән тезелеп килгән дуслыкны да көчтән чыгара ала. Бу аңа Сталин таләп иткән кебек Карс белән Ардаһанны кире таләп итәргә мөмкинлек бирә ала. Икенче дөнья сугышы вакытында Сталин Төркия белән 1921 елгы килешүне гамләлдән чыгарырга кушкан иде. Аның үлеме һәм илдәге сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул чакта килешүгә тимәделәр. Мәскәү Төркия белән турыдан-туры сугышырга ниятләсә генә мондый адымга барырга мөмкин. Төркия мәгълүмат чаралары Русия депутатларының 1921 елгы килешүен гамәлдән чыгару тәкъдимен хәбәр итеп кенә бирде, тирән кермәде. Кайберәүләр аны Путинның Төркиягә чираттагы психологик басым ясау омтылышы буларак бәяләде. Килешүне үзгәртү яки гамәлдән чыгаруның ни татар, ни төрек, ни башка халыклар файдасына булмаячагы һәркемгә мәгълүм.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG