Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриягә яклау белдерү төркеме солых урнаштыру турында килеште


Джон Керри (у) һәм Сергей Лавров
Джон Керри (у) һәм Сергей Лавров

Сүриядә тынычлык урнаштыру карары үз көченә бер атнадан керергә тиеш.

Сүриягә яклау белдерү төркеме, аерым алганда БМО, Европа Берлеге, Гарәп илләре лигасыннан 17 дәүләт вәкилләре Сүриядә тынычлык урнаштыру турында килеште. Әлеге карар үз көченә бер атнадан керергә тиеш. Бу хакта җомгага каршы төндә Мүнһенда булган АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри әйтте. Аның Русия, Иран, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм башка ил хезмәттәшләре белән сөйләшүе биш сәгатьтән артык дәвам иткән.

Керри әйтүенчә, хөкүмәт көчләре яки оппозиция тарафыннан камап тотылган Сүрия шәһәр һәм авылларындагы меңнәрчә кешегә һуманитар ярдәм таратуны тизләтү һәм киңәйтү турында да килешенгән.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров сүзләренчә, бер атна дәвамында АКШ һәм Русия җитәкчелегендәге эшче төркем тынычлык урнаштыру турындагы карарның нечкәлекләрен килештерәчәк. Әмма американ мәгълүмат чараларына сөйләгән экспертлар килешүне тормышка ашыруны кичектерү Русия яклаган Сүрия хөкүмәт көчләренең президент Бәшәр Асадка каршы булган гысьянчыларга һөҗүмен арттыруга китерергә мөмкин дип саный.

Вашингтон әлеге килешүнең кичекмәстән үз көченә керүе яклы буласа, Мәскәү аны 1 мартка кадәр озайтмакчы иде.

XS
SM
MD
LG