Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Флорид ага татар журналистикасының бүгенге хәлен күреп рәнҗер иде"


Казанда Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:26 0:00

Казанда Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе

11 февраль Казанда татар журналистларының остазы Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе узды. Чарада аның якты хәтирәләре барланды, татар журналистикасының бүгенге хәле турында фикерләр әйтелде.

Казан федераль университетында журналистика факультетының беренче деканы, танылган каләм осталары, язучы-шагыйрьләр, журналистлар өчен остаз, кыйбла күрсәтүче Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел уңаеннан башкалада төрле чаралар үткәрелә.

Шуларның иң күләмлесе “Ногай” кунакханәсендәге “Тукай” клубында узды. Монда республиканың танылган шәхесләре Флорид ага белән бәйле якты хәтирәләрне барлады. Татарстан журналистикасының аксакалының дуслары, каләмдәшләре, туганнары, укучылары – барысы бер тавыштан аның кешелекле һәм үз эшенең остасы буларак сурәтләде. Кичәне “Татарстан” телевидениесе журналисты Дмитрий Второв һәм “Татар радиосы” алып баручысы Гөлназ Сәфәрова алып барды.

“Мин журналист булмасам да, Флорид абыйны үземнең остазым итеп күрәм. Без аның белән һәрчак аралашып яшәдек. Ул, иң элек, зур журналист иде. Бөтен татарның рухи тормышында кайнады. Аның акылы, аның белеме, аның мөнәсәбәте безнең бүгенге журналистларның һәрберсендә бардыр дип уйлыйм. Мин аның шәкертләренә карап, үзенә бәя бирә алам. Ул, һичшиксез, әйбәт укытучы һәм журналист иде”, дип искә алды шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Флорид Әгъзамов шәкертләре арасында дәүләт эшлеклеләре, депутатлар, министрлар, мөхәррирләр бар. Шуларның берсе, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

“Минем өчен, беренче чиратта, ул укытучым иде. Флорид абый безгә кешене яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Яшьлек белән аңлашылмаган киңәшләр, бүген яшәүнең төп кагыйдәсенә әйләнде. Ул беркайчан үзе турында кайгыртмады, “мин” дип чәчрәп тора торган түгел иде. Бәлки шуңа да тиешле дәрәҗәләр алмагандыр. Безнең өчен ул әти урынында булды”, ди Миңназыйм әфәнде.

Флорид Әгъзамов нигез салган журналистика факультеты бүген күп төрле үзгәрешләр кичерә. Яңа гына факультетны фәлсәфә өлкәсе белән кушып берләштергән булсалар, бүген журналистлар аерылып чыгып, “Югары журналистика мәктәбе” барлыкка килмәкче икән. Гаммәви коммуникацияләр институты башлыгы Михал Щелкунов “Флорид ага әлеге хәлгә шатланыр иде һәм горурлык хисләре кичерер иде”, дип уйлый.

Әлеге хәлгә карата, тискәре фикерләр дә яңгырады. “Флорид абый боларның барысын да бик авыр кичерер иде. Чөнки реформалар беркайчан да халык файдасына булмый. Табышларга караганда югалтулар һәрвакыт күбрәк була”, ди Роберт Миңнуллин. Аның сүзләренчә, ни генә булса да, иң мөһиме – ул журналист факультетын тәмамлаган студентларның дәрәҗәсе. Журналист рухи яктан бай булып, үз укучысын яратырга тиеш, ди Роберт әфәнде.

Миңназыйм Сәфәров бүгенге журналистиканы әрсезләнде, саргайды дип саный. Аның карашынча, җәмгыятьтә һуманитар фәннәргә караш башкачарак.

“Бүген химия, физика, нефтехимия кебек файда китерә торган фәннәргә өстенлек бирәләр. Болар барысы да акча китерә торган өлкәләр. Шуңа күрә факультет белән бәйле үзгәрешләрдә бик сак булырга кирәк. Журналистиканы аералар, кушалар – формасын эзлиләр. Шушы вакыйгалар шаукымында төп эчтәлекне югалтмасак иде”, ди Сәфәров. Флорид ага бер үзе бу үзгәрешләргә каршы тора алмаса да, фикерен ышандырып әйтер иде, дип саный баш мөхәррир.

Васил Гарифуллин, Флорид ага татар журналистикасы яшәвенә, дәвам итүенә, күп кенә газета-журналларның элеккеге гореф-гадәтләренә тугры калуына канәгать булыр иде, дип уйлый. “Ләкин ул кайбер газет-журналларда усал, кешенең шәхси тормышына кысылган язмаларны күреп рәнҗер иде. Басма матбугатның тиражы кимүе аны уңайсыз хәлдә калдырыр иде”, ди татар журналистикасы кафедрасы мөдире. Флорид Әгъзамов эшләгән чорларда матбугат тиражлары йөз меңнәр белән исәпләнгән. Васил Гарифуллин әлеге хәлне заман үзгәрүе, технологияләр, интернет барлыкка килүе белән бәйләде.

Искә алу кичәсендә Татарстан журналистлары берлеге рәисе, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова Флорид Әгъзамов яшәгән йортка мемориал такта урнаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Шулай ук яңа барлыкка килгән Югары журналистика мәктәбендә Флорид ага исеме белән аудитория булдыру да ниятләре дә бар.

XS
SM
MD
LG