Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:24

Төмәндә мәктәп директорлары татар теленең дәрәҗәсен төшерә


Саз арасында утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар

Саз арасында утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар

Шулай инде мин, Төмән яклары турындагы хәбәрләрдә төгәлсезлек китсә, йә су өстендәге күбекне җыйгандай, өстән-өстән генә фикер әйтелсә, тыныч кала алмыйм.

Шуны әйтәсем килә: Наилә Сәфиуллина сазъяк авыллары хәле турында белеп сөйли, дөрес сөйли, Төмән өлкәсендә социализм чорында тулы канлы татар милли мәгариф системасы булганлыгы турында Гөлнара Габдрахманова да дөрес әйтә. Тик менә бүгенге көндә татар этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә туган телнең укытылуы зәгыйфь, дип әйтү дөрес үк булмас, алай әйтеп, татар теле укытучыларының эшен кимсетеп, күңелләрен төшерү ярамас. Алар гына саклый да туган телне, бик тырышып, сыйфатлы эшлиләр, үз эшенең мастеры булган, Русия күләмендә танылган укытучыларыбыз бар, тик аларга атнага бер сәгать бирелгән дәресләр белән генә туган телне югары күтәрү өчен шартлар гына тудыручы юк.

Өлкә мәгариф департаменты татар телен 1нче сыйныфтан кертү юлларын күрсәтеп торуга карамастан, мәктәп директорлары аны 2нче сыйныфтан гына кертә башлыйлар йә факультатив дәрәҗәсенә төшерәләр. Алар белән татар җәмәгатьчелеге эшләми, ата-аналар үз таләбен куймый, чөнки туган телнең дәрәҗәсен күтәрү чаралары күрелми.

Менә тиздән Татар мәдәнияте көннәре башлана, аны 1996 елда ук оешкан "Себер татарлары һәм өлкәдә яшәүче татарлар милли-мәдәни мохтарияте" үткәрә (себер татарлары алда тора, башка татарлар койрык буларак кына өстәлә), ә програмында туган телгә багышланган бернинди чара, туган телнең, мәдәниятебезнең торышын, саз авылларының социаль-икътисади хәлен ачыклап ниндидер карарлар кабул итү максатыннан түгәрәк өстәл булса да оештырып фикер алышу каралмаган, планга кертелмәгән, чөнки бу мәсьәләләрне өйрәнүче оешма да юк, ә инде шундый тәкъдим әйтүче булса, аның авызын тиз томалыйлар.

Мәдәният көннәре программасында, елдагыча – концертлар, җыр-биюләр, кемнәрнеңдер нәшер иткән китаплары күргәзмәләре, язган көйләре... Алары да кирәк, тик туган тел юкка чыгып барган, дәрәҗәсе түбән төшерелгән шартларда әлеге чараларның нәтиҗәсе сизелерлек тә түгел. Менә инде икенче ел өр-яңадан оешкан альтернатив өлкә себер татарлары милли-мәдәни мохтәрияте эшли, ул да тыныч кына көтеп утыра шаблон формасында үтәчәк Мәдәният көннәрен.

Дөрес, татарлар арасында таркаулык көчәя генә. Әнә Наилә ничә дистә еллар ишеткән "чалдун" сүзе өчен әле дә гарьләнә, казан татары исә "басылып" калып, "килмешәк" булып читкә тибелүеннән зарлана. Себер татарлары мохтариятләре үзләре генә милли үсешне алга таба үстерүне тәэмин итә алмауларын күрсәтеп торалар. Бергә булырга кирәк шул, вак-төяк үпкәләрне читкә куеп торып, барлык милли мәсьәләләрне уртага салып, үсешнең тукталуының, саз авылларының авыр хәлдән чыга алмауларының сәбәпләрен тирәнтен ачып, себертатар теле белән әдәби телне тыгыз бәйләнештә үстерү идеясенә нигезләнгән комплекслы план төзеп, аны идарә органнары алдына китереп куеп, алар белән бергәләп хәрәкәт итәргә, проблемнарны хәл итәргә кирәк. Бер татар халкы булып хәрәкәт итәргә кирәк – бу милләт булып сакланып калуның төп шарты.

Бибинур Сабирова
журналист, Төмән

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG