Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Навальныйның Путинга шикаятен кире каккан


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Навальный Путинны коррупция турындагы канунны бозуда гаепләп мәхкәмәгә шикаять иткән иде.

Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе оппозиционер Алексей Навальныйның Русия президенты Владимир Путинны коррупция турындагы канунны бозуда гаепләгән шикаятен караудан баш тарткан. Мәхкәмә әлеге шикаять административ эш буларак карала алмый дип аңлаткан. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Алдагы көнне Навальный Путинны "Коррупциягә каршы тору" турында»гы канунны бозуда гаепләп, Путинны мәхкәмәгә шикаять иткән иде.

Аның сүзләренчә, 2015 елның октябрендә Путин Русия милли фондыннан "Сибур" нефтехимия холдингына 1 миллиард 750 миллион сум күчергән. "Сибур"ның иң күп акцияләре Путинның кызы дип фаразланган Катерина Тихонованың ире Кирилл Шамалов кулында.

XS
SM
MD
LG