Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Туры Тукай дибез, Тукайның турылыгы белән горурланабыз, хәтта мактанабыз. Алайса ни өчен Тукай бүгенге татар матбугатына үрнәк түгел?

Соңгы вакытта бер сорау тынгы бирми. Нигә безнең газета-журналлар шулкадәр дә тешсез икән? Тешләсәләр дә, артык нык батырмадым микән дигән кебек кенә, мәче үз баласын бер урыннан икенче урынга күчергәндә ничек сак кына тешләре белән алса, шулай гына тешлиләр. Авторны бернәрсә дә чыгырыннан чыгармас, ул бер урында да рәхәтләнеп көлмәс. Шулкадәр шома язарга өйрәндек, мәкаләнең бер кытыршы җирен тапмассың. Кытыршы җире булмагач, фикер аның кай төшенә эләгергә дә, кай төшеннән баш миендәге тәгәрмәчләр әйләнә башларга тиеш соң?

Халык түземлеге бетеп хатлар юллый бит инде: язганнарыгыз бертөрле төссез, сюжетлар, хәтта хикәя исемнәре дә кабатлана, укыйсы да килми, дип. Казанның бер билгеле язучысы моңа каршы: сюжетлар бөтен дөньяда кабатлана инде, ә “Кайту” дигән биш хикәядән минеке беренче булып басылды дип исе дә китмичә генә әйтте дә куйды. Моны проблем дип тә танымады, тик үзен акларга тырышты. Ә бит бу кеше – әдәби журнал хезмәткәре. Димәк, хәлләр шул көе калачак. Укучыны шушы җавап канәгатьләндерде, моннан соң газета һәм журналларны кызыксыныбрак укый башларлар дип уйланыла микән?

2012 елның декабрь башлары иде. “Ахырзаман” җитәргә санаулы гына көннәр калган. Шулчак минем бер тешем сызлый башлады. Ничәдер сәгать чиратта утырганнан соң, кердем табибка. Утыргычка таба ымладылар, ә үзләре сөйләшә, минем кайгы юк әле. Берсе әйтә:

– Киләсе шимбә эшлибез микән?

– Ә нигә эшләмәскә тиешбез? – ди икенчесе.

– Ахырзаман бит. Эшләсәк, шәм алып килергә кирәк. Ә сез шәмнәр хәстәрләдегезме әле? Магазиннарда шәм, шырпы беткән ди бит.

Шулай сөйләнә-сөйләнә миннән сорый: “Кайсы тешең?” Ә мин каян белим, бөтен сул яңак авырта. Нәтиҗәдә үзем: “Менә монысы бугай”, дип күрсәткән тешне суырып алдылар. Ә ул теш таза булып чыкты, яңак сызлаудан туктамады... Проблемны күрмәүче яки аның сәбәпләре өстә генә дип уйлаучы авторлар да әлеге табибларны хәтерләтмиме?

Туры Тукай дибез, Тукайның турылыгы белән горурланабыз, хәтта мактанабыз. Шулай булгач, Тукай үрнәк булырга тиеш иде кебек. Юк!

Алар патшаның чиксез хакимлеге астында яшәгән, һәр язганың цензура иләге аша үткән, ул заманнарда татарга тын алырга да ирек булмаган, диләр. Тукай заманындамы?! Татар байлары үз акчаларына газета-журналлар чыгарган, Тукайлар шул газеталарда шул байларны эттән алып эткә салып сүккәннәр, ә байның мыегы да селкенмәгән, газетаны ябарга дигән уй башына да кереп чыкмаган. Чөнки ул үзе моңардан кызык тапкан. Анда укучыны чын-чынлап җәлеп итүче хәбәрләр, аның җанына үтеп керердәй, аны әле шаркылдап көлергә, әле нәфрәтләнеп йодрыкларын төйнәргә этәрүче бәхәсләр, кылыч ялтыратулар һәр санында булып торган. Руслардан исә попны “толоконный лоб” (чүбек баш) дип атаган Пушкинны алыгыз... Бу – кансыз патша вакытында, цензура заманында булган хәлләр.

Ә хәзер демократия, сүз иреге, фикер төрлелеге... Гафу итегез, нинди фикер төрлелеге? Бер фикер басыла, икенчесе басылмый икән... Ә-ә! Эт шушында күмелгәнме әллә? Эш журналистларда түгелдер бәлки. Кемгәдер бөтенесе ялтыр, шома булып күренүе кирәктер. Шомалык юк икән, мөхәррирне алып атабыз.

Сүз иреге дисез инде? Ниндидер шәхесләр, оешмалар тәнкыйтьтән читтә булырга тиеш икән, нинди сүз иреге? Белем бирү системына тел тидергән өчен кемдер хөкемгә тартылган икән дип ишеттем. Тартылмый, бездә бит идеаль белем бирү системы, авызыңны үлчәбрәк ач! Ә нигә соң алайса яшь кеше мәктәптән төп белемне алмыйча, ничек яшәргә икәнен аңламыйча чыга? Йөри шуннан каңгырып, кайда барып төртелергә белмичә. Бигрәк тә рус булмаган милләт баласы. Чөнки аның үз милләтенә бәйләүче тамырларын өзделәр, ә чит милләт басуында тамыр җәеп китә алмады. Нәтиҗәдә ул очраклы рәвештә уку йортын сайлый һәм тагын биш елын суга сала.

Мәкаләләрдә сораулар куела куелуын. Ләкин алар шулкадәр юаш, тыйнак формада куела ки... “Менә болай итсәк яхшырак булмас идеме?” Алай итмәсәк тә улкадәр куркыныч түгел димәк! Шуңа күрә бәхәс тә юк. Бәхәс юк икән, фикер үсми, тармакланмый. Бәхәсле материал бик сирәк басыла. Бәхәсле булуына карамастан, анысы да җавапсыз кала: сөйләсен, ул тиледән нәрсә көтәсең тагын дигән кебек кенә кабул ителә. Эш нәрсәдә соң? Бөтенесенә битарафлыкмы бу? Әллә куркабызмы?

Курку да бардыр. Һәр сүзең өчен сине хөкемгә тарта алалар икән. Негр дигән сүз өчен хөкемгә тартмыйлармы әле бездә? Тартырга да мөмкиннәр. Америкадан калышып торырга... Кеше хокуклары дигәндә без гадәттә шик астына алынучыларны күз уңында тотабыз. Ә башкалар? Тормышыбызны яхшырту юлларын эзләүченең хокугы юкмыни? Проблемнарны уртага салып, кызып киткәндә түрәләргә ошамаган берәр сүз ычкындырудан да курыкмыйча иркенләп сөйләшергә дә хокугыбыз юкмыни соң безнең?

Татарда элек-электән өмә дигән нәрсә яшәп килгән. Бәхәс әнә шул өмә бит инде: проблемны җыйнаулашып, бер йодрык булып чишәргә тырышу. Һәрберебез үз казанында кайнап кына нәрсә майтарырбыз икән? Үзеңне хаклы саныйсың икән, бәхәсләш! Кешенең авызын ябу юлы белән генә дөреслек табылганы юк бит әле. Вәгазь дә кирәктер. Һәрхәлдә, кирәкми дип катгый әйтәлмим. Ләкин ул гына укучыны җәлеп итә алмый инде хәзер. Укучыбыз үсте, ә газеталар шул элекке торгынлык заманында калды.

Марс Яһүдин
Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Чаллы

"Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG