Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Левада: Халыкны Сүрия кызыксындырмый, әмма сугышны хуплаучылар күп


Левада үзәге Сүриядәге хәрби низаг турында уздырган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.

Левада аналитика үзәге хәбәр итүенчә, соңгы сораштыруда катнашканнарның яртысыннан артыгы Сүриядә сугышны дәвам итәргә кирәк, дип саный. Шул ук вакытта халыкның күпчелеге хәрби низаг турында аз белә һәм кызыксынмый.

2016 елның гыйнварында халыкның 18% гына Сүрия низагын күзәтеп баруларын белдергән. 2015 елның ноябрь һәм октябрь айларында бу сан 25% булган.

Сүрия хәбәрләре белән кызыксыну кимү сүрәтендә русияләр барыбер андагы сугышны дәвам итәргә кирәк, дип саный. 18% сугышны хуплый, 41% Русиядә тыелган "Ислам оешмасы" террор төркемен бомбаларга кирәк, ди. Сораштыруда катнашканнарның дүрттән бер өлеше Русиянең Сүрия сугышында катнашуын теләми.

Яртысыннан артыгы Русия Сүриядәге сугышны ислам радикалларын үз иленә кертмәс өчен башлаган, ди. Икенче урында Русия Башар Әсад хөкүмәтен саклар өчен һәм "төсле инкыйлаплар" булдырмас өчен Сүриягә керде, дип санаучылар (24%).

XS
SM
MD
LG