Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:43

11-12 февральдә Ижауда үткән "Удмурт Кенеш" оешмасының XIII Бөтенудмурт корылтаена Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Удмуртия районнарыннан дүрт йөзгә якын делегат килгән иде. Оешманы киләсе дүрт елда Татьяна Ишматова җитәкләячәк.

"Бу елларда удмурт халкының телен саклап калуда, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыруда күп эшләр башкарылды”, дип горурлык хисен яшермәде “Удмурт Кенеш” оешмасының рәисе Игорь Семенов. Шул ук вакытта бу елларда төрле төбәкләрдә гомер итүче удмуртларны берләштерүгә дә зур көч куелган. Бу үз чиратында, удмурт телен, гореф-гадәтләрне саклап калуда үз ролен башкарган. "Соңгы елларда милли бәйрәмнәр зур күләмдә туган телебездә уздырыла. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә максат итеп куябыз", диде рәис.

Татьяна Ишматова

Татьяна Ишматова

"Балаларда үз милләте белән горурлану хисе кими, туган телне өйрәтүдә дә кимчелекләр җитәрлек, бу уңайдан милли кадрлар әзерләү зур проблемга әверелде. Удмурт халкын берләштерү дә көн тәртибендә кала бирә", диде “Удмурт Кенеш” оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе Татьяна Ишматова. Корылтайда Татьяна ханым киләсе дүрт елга оешманың яңа рәисе итеп сайланды.

Җыелган халыкны тәбрикләп республика башлыгы Александр Соловьев чыгыш ясады. Ул республикада соңгы елларда башкарылган эшләргә тукталды, удмурт халкының үзенчәлеген саклап калу буенча тормышка ашырылган гамәлләр турында да бәян итте. Бу уңайдан республика хакимияте каршында координацион шура булдырылуын җиткерде. Шулай ук соңгы елда удмурт телендә китаплар бастырылуга да игътибар арткан. Мисал итеп Александр Соловьев 2015 елда дөнья күргән алтмыш сигез китапның утыз җидесе удмурт телендә басылуын әйтте.

Корылтай барышы

Корылтай барышы

Удмуртия, Татарстан, башка төбәкләрдә удмуртларның тормышы ничек бара? Нинди мәсьәләләр чишә алар? Башкортстан удмуртларының мәдәни үзәге рәисе Сәлимьян Гарифуллин: "Берничә ел элек Удмуртия башкаласына килгәч, удмурт телендә сөйләшүчеләрне ишетмәгәч, бик гаҗәпләнгән идем, без Башкортстанда кая гына булсак та туган телебездә аралашабыз. Башкортстанның Тәтешле районында, башка районнарда удмуртлар тупланып яши, балалар удмурт телендә белем ала, балалар бакчаларында да милли төркемнәр бар, алар кечкенәдән гореф-гадәтләребезне үзләштерә. Милли-мәдәни һәм тарихи үзәкләр эшли", дип горурланып сөйләде.

Владимир Жуков

Владимир Жуков

Татарстанның Кукмара районыннан Владимир Жуков район газетасында аена бер тапкыр удмурт телендә кушымта чыгуын, "Татарстан - Яңа гасыр" телевидениесендә удмуртлар тормышы, көнкүрешенә багышланган тапшырулар булуын җиткерде. "Балалар туган телен мәктәптә өйрәнә", диде Владимир Жуков. Әлеге олы җыенда ул беренче тапкыр катнаша. Үзенә эшендә, ул мәктәптә укыта, кирәкле китаплар, башка күп кенә методик әсбаплар алган.

Күргәзмә дә эшләде

Күргәзмә дә эшләде

Петербурдан килгән Татьяна Серевренникова да шәһәрдә удмурт оешмасы булуын, бәйрәмнәрдә бергә җыелып, күңел ачуларын җиткерде. “Әлегә оешмага иллеләп кеше йөри, удмурт мәдәниятен күрсәтергә омтылабыз, яшьләр белән эшлибез. Алар актив катнаша оешма эшендә. Алар инде минем белән удмурт телендә исәнләшә башлады. Үземнең өч балам телне беләләр, аралашалар, безнең оешма чараларында теләп катнашалар. Удмуртиянең милли сәясәт министрлыгы белән даими элемтәдә, безнең эштә ярдәм итә", дип сөйләде.

“Удмурт Кенеш” җыенында катнашучылар татарларга хас туган телне саклау, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү кебек проблемнарны күтәрде. Болар - татарлар һәм удмуртлар өчен уртак проблемнар бит.

Башкортстаннан Салимьян Гарифуллин (с)

Башкортстаннан Салимьян Гарифуллин (с)

Удмурт халкының үзаңын үстерүдә әле бик зур кыенлыклар тудыра. Удмурт телендә авылларда да аз сөйләшәләр, телне укытуда да проблемнар җитәклек. Тик шуны әйтәсе килә - татар җыеннарында әле соңгы елларда гына милли киемнәр гадәткә керә, ә удмуртларны төрле чараларда милли киемнәрдән элек тә күрергә мөмкин иде, хәзер дә җыенда күбесе төрледән-төрле удмурт костюмнарын киеп килгән. Бу аларның үз тарихына, киемнәренә сак карау дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG