Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:15

Иран Казанда җитештерелгән боралаклар алырга тели


8 февраль Иран саклану министры (у) президент Хәсән Руханидан атом програмы чишелеше өчен медаль алды

8 февраль Иран саклану министры (у) президент Хәсән Руханидан атом програмы чишелеше өчен медаль алды

Иран саклану министрының Русиягә сәфәрендә Тәһранның 8 млрд. доллар күләмендә корал һәм хәрби техника сатып алу теләге булуы ачыкланды.

Иранның хәрби саклану сәнәгате Русиядән корал һәм хәрби техника сатып алу белән кызыксына. Бу хакта "Коммерсант" язып чыкты. Иран Русиядән 8 млрд. доллар күләмендә хәрби җиһазлар алырга теләк белдергән.

15 февраль Мәскәүгә ике көнгә Иран саклану министры Хөсәйн Дехган килде. Сәфәре барышында ул Русия саклану министры Сергей Шойгу һәм вице-премьер Дмитрий Рогозин белән очрашты.

РБК язуынча, Тәһран Мәскәүгә үз исемлеген тапшырган: Су-30СМ хәрби очкычлары; Як-130 хәрби өйрәнү очкычлары; Ми-8 һәм Ми-17 боралаклары; көймәләргә каршы "Яхонт" һөҗүм ракеталары белән җиһазландырылган, яр буенда урнаштырылган "Бастион" ракета комплекслары;, фрегат көймәләре; дизель-электр су асты көймәләре һәм тагын кайбер башка хәрби җиһазлар.

Ми-8 һәм Ми-17 боралаклары Казанда җитештерелә. 2015 елның ноябрендә Казан боралак заводы Башкортстанның Күмертау авиация берләшмәсен үз контроленә ала, дип хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG