Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия белән Русия арасында "соры сугыш" бара


Путин һәм Эрдоган
Путин һәм Эрдоган

Ни өчен әле күптән түгел генә яхшы мөнәсәбәтләрдә торган ике ил бер мизгелдә үзара дошманга әйләнде?

Төркия белән Русия арасында мөнәсәбәтләр бозыла башлауга ике илнең дә халкы Әнкара белән Мәскәү арасында сугыш ни дәрәҗәдә ихтимал дигән табигый сорау куя башлады. Вакыйгаларның кай тарафка үсеш алачагын фаразларга тырышканда күпләр Госманлы һәм Русия империяләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең аянычлы тарихи тәҗрибәсенә таяна. Минемчә, ике ил дә Сүрия сугышында инде катнаша, гәрчә бу сугыш гадәти низаг булып күренмәсә дә.

Беренче чиратта, әлбәттә, сүз мәгълүмати сугыш турында бара. Русия дәүләт телевидение каналларында 2015 елның ноябрендә Русия очкычы һәлакәтенә кадәр һәм аннан соң булган тапшыруларга күз салу кирәк. Төрек ягы да Русиянең Сүриядәге кампаниясен шактый агрессив төсмерләрдә сурәтли башлады. Очкыч вакыйгасына кадәр төрек хакимиятенә якын мәгълүмат чаралары Русиянең Сүриядәге кампаниясенә ачык тәнкыйть белдерүдән тотылып калырга тырыштылар.

Икенче яктан, Сүриядәге ватандашлар сугышына нинди дә булса катнашы булган башка илләр шикелле үк, Русия һәм Төркия хөкүмәт көчләренең турыдан-туры бәрелешен булдырмаска тырыша. Дөньядагы геополитик билгесезлек шартларында бүгенге дәүләтләр арасында мондый бәрелеш алдан әйтеп булмаслык нәтиҗәләргә һәм зур җимерелүләргә китерергә мөмкин.

"Соры сугышлар" җаваплылыктан качарга мөмкинлек бирә

Шулай да, үзләренең тар мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы дәүләтләр сугыш кырында көч сынашып карау ысулын барыбер таба. Хәзерге дөньяда халыкара белгечләр торган саен ешрак "арадашчы аша сугыш" (инглизчәдән Proxy wars) сүзен куллана башлады, ягъни үз мәнфәгатьләрен һәм карашларын алга сөргәндә дәүләтләр гайре рәсми һәм канунга туры килеп бетмәгән кораллы төркемнәр куллана.

Дәүләтләрнең торган саен ешрак мондый "соры сугышларга" кереп китү сәбәпләренең беренчесе итеп халыкара хокук чикләүләрен китереп була. Мисал өчен, Төркия, БМО Иминлек шурасы фатихасы булмый торып, Сүрия җиренә бәреп керә алмый. Бу Русиянең Украинадагы гамәлләренә дә кагыла. Агрессив сугыш БМО низамнамәсе белән тыелган.

Моннан тыш, низагларда гайре рәсми арадашчыларны куллану халыкара һуманитар хокукны (сугыш чоры хокукын) урап үтәргә, җинаять кылынган очракта җаваплылыктан качарга мөмкинлек бирә. Мисал өчен, Русия пилотын Төркия яклаган сугышчылар үтергән булса, бу Женева килешүен тупас бозу булыр иде. Ләкин формаль яктан бу сугышчыларның Әнкара белән бәйләнеше булмагач, төрекләр бу сугыш җинаяте өчен җаваплы түгел.

Бу уңайдан тагын бер сорау кызыклы, ни өчен әле күптән түгел генә яхшы мөнәсәбәтләрдә торган ике ил бер мизгелдә үзара дошманга әйләнде?

Төркия һәм Русия беркайчан да стратегик партнерлар булмады

Беренчедән, шуны әйтергә кирәк, Төркия һәм Русия беркайчан да стратегик партнерлар булмады. Русиянең үзенең йогынты даирәсе дип санаган төбәкләрдә Төркиянең дә, НАТО әгъзасы буларак, үз мәнфәгатьләре бар. Низагка кадәр соңгы елларда күзәтелгән уңай тәрәккыят фәкать икътисадка нигезләнде, хәрби-сәяси тармакта нинди дә булса тәрәккыят булмады.

Икенчедән, ике ил дә Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрендә авыр чор кичерә. Әнкараның качаклар мәсьәләсендә, көрд сепаратистлары, ИГИЛга каршы көрәш, илнең үзендә демократия үсеше, сүз иреклеген яклау мәсьәләсендә көнбатыш партнерларына җитди дәгъвалары бар. Русия үз чиратында көнбатыш илләре белән сәяси диалог форамтын торгызырга, Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышындагы гамәлләре өчен кертелгән чикләүләрнең бетерелүе өчен тырыша.

Бар дөньядан аерылган шартларда, илләр тиз кабынып китүчән була, бигрәк тә оппозициясе зәгыйфь, җитәкчесе көчле булган режимнар. Ә инде Русия белән Төркиянең Сүриядә объектив мәнфәгатьләре каршылыкка кергәнен дә искә алганда, бу ике илнең иртәме-соңмы ачык дипломатик каршылыкка барачагы аңлашыла иде.

Каршылыкның киңәюе Әнкарага да, Мәскәүгә дә кирәк түгел

Низагның алга таба үсешенә килгәндә, шуны әйтеп була, каршылыкның киңәюе Әнкарага да, Мәскәүгә дә кирәк түгел. Әмма ике җитәкченең очкыч һәлакәтеннән соң ясаган белдерүләрен һәм дә холыкларын искә алганда, якын арада татулашуны көтәсе юк. Тарафлар бер-берсенең зәгыйфь урыннарын капшавын дәвам итәчәк.

Минемчә, Русия көрд мәсьәләсен куертмаячак. Төркиядә (һәм Европа Берлеге һәм АКШта) террорчы саналган Көрдстан Эшчеләр партиясе сепаратистларына хәрби ярдәм күрсәтү Әнкараны ярсыта ала. Бу очракта хөкүмәт илдә Русиягә каршы истерия дулкынында хакимиятне саклап калыр өчен туры хәрби бәрелешкә барырга мәҗбүр булачак.

Русия Төркияне Сүриядән кысып чыгарырга, Сүрия оппозициясендәге Әнкара яклы кораллы төркемнәрне юк итеп, аның йогынтысын бетерергә тырыша сыман. Хәзерге вакытта Русия Сүриянең төньягында нәкъ шуның белән шөгыльләнә дә.

Русия хөкүмәтенә якын даирәләрдән мәгълүм булганча, илнең җитәкчелеге халыкара оешмалар аша Төркиягә басымны арттырырга җыена, шул исәптән Әнкара исламчы төркемнәрне хуплый дигән гаепләүләр тарату юлы белән дә.

Үз чиратында Төркия Русия белән ачык каршылыкка барырга әзер торган өченче илләргә, турыдан-туры булмаса да, ярдәм күрсәтергә әзер булачак. Әнкара алга таба да Сүриядә Русиягә каршы көчләргә ярдәмен дәвам итә ала. Шулай да, төрекләрнең төп өстенлеге – гарәп илләренең, бигрәк тә сөнни илләрнең бердәмлеге булачак. Күпләр инде хәзер үк Русиянең Иранга “шигый ярым ай” (Гыйрак, Сүрия һәм Лүбнән кергән йогынты зонасы) төзергә ярдәм итүе турында сөйли. Сөнниләр белән шигыйлар арасындагы дини низаг кысаларында Төркиягә Русиянең дәрәҗәсен төшерү ниятеннән тотылып калу авыр булачак.

Тимур Әхмәтов
Якын Көнчыгыш белгече, Әнкара

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG