Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина мәктәпләрендә Кырым дәресләре үтәчәк


Украинаның мәгълумат сәясәте министры киңәшчесе Әминә Җәппар
Украинаның мәгълумат сәясәте министры киңәшчесе Әминә Җәппар

Украина мәктәпләрендә 2014 елның февраль-март айларында Кырымда булган хәлләрне аңлаткан дәресләр үтәчәк.

Украинаның мәгълумат сәясәте министры киңәшчесе Әминә Җәппар хәбәр итүенчә, мәктәпләрдә 2014 елның февраль-март айларында Кырымда булган хәлләрне аңлаткан дәресләр үтәчәк. Өлкән сыйныфларда Кырымны басып алганда ватандашлар каршылыгы турында сөйләшәчәкләр, "Кырым Русиянең бәреп керүен һәм Украина территориясен басып алуын халык тулысынча хуплады” дигән төшенчәнең уйдырма икәненә дәлилләр китереләчәк, дип язды министрлык вәкиле.

17 февраль Киевта Украина мәгариф министрлыгы вәкилләре катнашында яңа проектка багышланган матбугат очрашуы үтәчәк. Дәресләр 26 февральдән соң оештыралачак.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Русия аннексиясе яклы һәм каршы булучыларның зур урам җыеннары булды. Этеш-төртештә ике кеше һәлак булды. "26 февраль" эше нигезендә Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөз һәм тагын ике кешегә гаепләү белдерелде.

XS
SM
MD
LG