Accessibility links

"Илһам Шакировка үзе исән чакта һәйкәл куярга кирәк"


Казанда Илһам Шакировка багышлап концерт үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

Казанда Илһам Шакировка багышлап концерт үтте

15 февраль Казанның филармония залында мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган көненә багышлап концерт оештырылды. Тамашаның төп каһарманы - 81 яшьлек халык артисты сәер, битараф караш белән тамашачылар арасында утырды. Илһам аганы котларга килгән сәнгать әһелләре, үзе исән вакытта җырчыга һәйкәл булдырырга кирәк дип белдерделәр.

Казанның филармония залы бу кичне 500ләп тамашачы белән тулган иде. Халык Илһам Шакировны басып, алкышлап каршы алды. Бүген ул үзе җырларлык дәрәҗәдә түгел инде. Аны ике яктан тотып, әкрен генә залга алып керделәр. Алдында йөгереп йөрүче, ыгы-зыгы килүчеләргә Илһам ага битараф иде.

Халык артисты килеп утыргач, янына фотога төшәргә, исәнләшергә теләүчеләр җыелды. Ләкин Илһам ага барысына да диярлек “Кем сез?”, “Берегезне дә танымыйм...” дигән караш ташлады. Алып баручылар “Илһам абыйга бары тик 18 генә” дип шаяртсалар да, мәшһүр җырчының халәте, өлкәнлеге, авырган кыяфәте, җансыз, югалган карашы тирә-юньдәгеләрне уйга салды. Әмма алар аңа гел елмайган кыяфәт ясады, Илһам ага да ара-тирә елмаеп, концертта кул чабып утырырга тырышты.

Халык артистының 81 яшьлек туган көнен яшь башкаручылар - Рөстәм Насыйбуллин, Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов, Ранис Габбазов, Артур Шөгәепов ачып җибәрде. Концерт алып баручысы һәм сценарий төзүче Замирә Рәҗәпова фикеренчә, яшьләр юктан гына беренче булып чыгыш ясамаган.

“Бигичев, Ваһапов, Шакировлар кебек даһи җырчылар юк дип сүгүчеләр күп. Бәлки Илһам ага стилендә, аның сыман башкаручылар юктыр да, ләкин легенданың җырларын камил җырлаучы яшь егет-кызларыбыз бар. Нәкъ шуны халыкка күрсәтер өчен танылып килүче йолдызларны чакырдык. Алар Илһам аганың, татар җырының киләчәге”, диде Замирә. Җырчылар барысы да Илһам Шакиров репертуарыннан берәр җыр башкарды. Концерт “Мирас” инструменталь ансамбле башкаруында җанлы музыкага үрелеп барды.

Илһам Шакировны туган көне белән котларга Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, халык артисты Салават Фәтхетдинов килгән иде. Алар 2016 ел башында Илһам аганың Казан үзәгендә, Апанай һәм Мәрҗәни мәчетләре арасында урнашкан йортның беренче катыннан дәүләт ярдәме белән фатир алуына сөенүләрен белдерделәр.

“Җырчыга дәүләт тарафыннан бирелмәгән бүләк калмагандыр. Күптөрле лауреат исемнәренә лаек булган, Татарстан һәм Русиянең халык артисты ул. Элек Илһам ага дүртенче катта яшәсә, бүген аңа җайлы шартлар тудырылды – беренче каттан фатир бирелде”, диде Разил Вәлиев.

Халык артисты, Илһам Шакировның сәхнәдәше, меңнәрчә чакрымнары бергә гастрольләрдә йөреп үткәргән Хәмдүнә Тимергалиева дәүләт ветеран җырчыларның барысына да ярдәм итә дип санамый.

“Мин тәрбияләп, зур сәхнәгә чыгарган артистларга, минем җырларымны башкарганнарга зур исемнәр, фатирлар бирделәр. Ә мин берәр сорау белән мөрәҗәгать итәм икән, һәрвакыт игътибарсыз калам. Фатирымны алыштыра алмадым. Бәлки мин ялгыз булганга мине кимсетәләрдер”, диде Хәмдүнә ханым. Илһам Шакировка килгәндә, “Инде аңарга да хөрмәт күрсәтмәсәләр? Илһам абыйга тулысынча игътибар бирелде”, дип саный ул.

Алып баручылар Илһам аганың киләчәге яшьләрдә, аның кебек җырчылар үсеп килә дисә, Хәмдүнә Тимергалиева бу сүзләрне кире какты.

“Легенданы алмаштырырлык кеше тумаган әле, бәлки киләчәктә туар. Илһам абыйны беркем белән дә чагыштырып булмый, ул тиңдәшсез җырчы. Шакиров урынына үсеп килүче дигән сүзләр – мәгънәсез”, ди халык артисты.

Илһам Шакировның туган көненә җыелган сәнгать әһелләре, Хәмдүнә ханым да Илһам агага һәйкәл кирәк дигән фикер җиткерде.

“Илһам абыйга һәйкәл кирәк. Үзе исән вакытта салсыннар. Ул бит безнең милләтнең йөзе, дәүләт дәрәҗәсендәге кеше. Нигә бездә шәхесләрнең үлгәч кенә кадерен беләләр? Кешене вакытында санлый белергә кирәк”, ди Тимергалиева. Аның фикеренчә, Илһам Шакировны гомер буе халык күтәргән, һәйкәл кую дәүләт дәрәҗәсендә эшләнергә тиеш.

Әлеге сүзләр белән Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев, яшь башкаручылар Филүс Каһиров, Марсель Вагыйзов та килеште.

“Безнең җәмгыятьтә кешене үлгәннән соң гына хөрмәтли башлыйлар дигән әйтем бар. Илһам Шакировка үзе исән вакытта һәйкәл куярга кирәк. Моны дәүләт җитәкләргә тиеш. Безнең мәдәният минстрлыгы бар, аларның боерыгы гына кирәк, “өстәгеләр” өчен зур проблем түгел”, дип саный җырчы Марсель Вагыйзов.

Илһам Шакировның туган көненә туры китереп махсус җырлар җыентыгы да әзерләнгән иде. Әлеге эшне музыкант Булат Җиһаншин башкарган. Бу җыентыкка Илһам аганың иң популяр, халык яратып тыңлый торган җырлары кергән.

“Аларны без яңадан эшкәртеп, матурлап, җырчының фотолары төшкән төсле тышлык белән чыгардык”, ди Булат. Аның сүзләренчә, Илһам ага үзе бу хакта белгән, бүләкне ошаткан. Җыентыклар әлегә сатуда юк, алар дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар диаспорлары өчен әзерләнгән икән.

XS
SM
MD
LG